Финанс министры Радик Гайзатуллин: “Бюджет оешмалары елны тыныч күңел белән төгәлли”

14 декабрьдә Татарстан Республикасы финанс, салым, казначылык органнарының уртак коллегиясе узды. Шуны истә тотып, агымдагы финанс елына йомгак ясау, шулай ук аның иң мөһим вакыйгалары буенча фикер алышу өчен Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин белән әңгәмә корырга уйладык.

– Радик Рәүфович, республика финанс, салым, казначылык органнарының уртак коллегиясендә, башка еллардагы кебек үк, Россия беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов катнашты. Ул, аерым алганда, республиканың икътисади һәм социаль үсеш буенча уңай күрсәткечләргә ия булуын билгеләп үтте. Моннан тыш илкүләм проектларның үтәлешен дә бәяләде. Республикада аның үтәлеш дәрәҗәсе тулаем ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак – 80 процент. Бу саннарда, тәгаенләп әйтсәк, бюджетны үтәүнең төп күрсәткечләрендә ничегрәк чагыла?

– Финанс органнарыбызның эшен югары бәяләүне ишетү, әлбәттә, бик рәхәт. Үз чиратымда,  бөтен җаваплылыкны тоеп, шуны белдерәсем килә: агымдагы елны уңай күрсәткечләр белән төгәлләү планлаштырыла. Тәгаен саннарга килсәк, 330 миллиард сум күләмендә бюджет үтәлеше, 291 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр көтелә. Татарстан Республикасы тупланма бюджеты чыгымнары исә 336 миллиард сум тәшкил итәчәк. Республика бюджеты чыгымнары – 285 миллиард сум, муниципаль берәмлекләр чыгымнары – 97 миллиард сум. Илкүләм проектларны үтәү мәсьәләсенә ­– ә бу Антон Силуановның 14 декабрьдә Казанга килүенең төп темаларыннан берсенә әйләнде – аерым тукталып үтәсем килә. 2019 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларындагы чараларны финанслауның гомуми күләме 26,7 миллиард сум,  шул исәптән федераль бюджет средстволары хисабына – 19 миллиард сум, Татарстан Республикасы бюджеты средстволары хисабына – 7,7 миллиард сум. Унбер ай эчендә аларны тормышка ашыруга барлыгы 23,4 миллиард сум җибәрелгән, шуның 21, 6 миллиард сумы тотылган.

https://vatantat.ru/2019/12/tabiblarga-ya%d2%a3acha-t%d2%afl%d3%99rg%d3%99/

– Сез үз чыгышларыгыз һәм әңгәмәләрегездә һәрвакыт, чыгымнарны үтәү кысасында беренче чиратта кирәкле чыгымнар, социаль әһәмиятле чыгымнар юнәлешләре төп урын алып тора, дип басып ясап әйтәсез. “Беренче чиратта кирәкле” сүзтезмәсе тәгаен нәрсәне аңлата?

– Сөйләмебездә “бюджетны үтәү”, “өстенлекле юнәлешләр”, “беренче чиратта кирәкле чыгымнар” кебек катлаулы сүзтезмәләр кулланганда, кешеләребезгә үзләренә кагылышы булмаган әйберләр турында сөйлибез кебек тоела. Әмма бу дөрес фикер түгел. Бюджет өлкәсендә эшләүче кеременең төп чыганагы нәрсә? Әлбәттә, хезмәт хакы. Кешенең көндәлек тормышы нәрсәләргә бәйле – хезмәт урынына, тәгаенләп әйтсәк, социаль-мәдәни өлкә учреждениесенә, көн саен файдаланыла торган иҗтимагый инфраструктурага: юллар, парклар, мәктәпләр, медицина оешмаларына һ.б.  Бу җәһәттән сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, социаль-мәдәни өлкә учреждениеләрен, инфраструктураны үстерү, модернизацияләү һәм яңарту буенча илкүләм проектларны, киң колачлы республика программаларын тормышка ашыру – агымдагы елга, шулай ук киләсе өч еллык бюджетта беренче чиратта кирәкле иң мөһим бурычлар әнә шул. Сүз уңаеннан, финанс елын барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренең, киләсе елга бурычларын калдырмыйча, хезмәт хакын тулысынча түләп, тыныч күңел белән төгәлләүләрен билгеләп үтәсем килә.

– Антон Силуанов уртак коллегиядә ясаган чыгышында төбәкләргә бюджет кредитларын реструктурлаштыру буенча карарлар кабул итү турында белдерде. Аның әйтүенчә, моңа кадәр бу тәкъдим белән аңа Татарстан Президенты үзе турыдан-туры мөрәҗәгать иткән булган. Бу җәһәттән күздә тотылган яңалык нигезендә, төбәкнең бурычны түләүгә тоту өчен планлаштырылган акчасы инвестицияләргә җибәрелергә мөмкин.  Ә инде кредит яңа инвестицияләрдән салым хисабына түләнелергә тиеш булачак. Әлбәттә, әлегә бу сүздә генә. Шулай була калса, киләчәктә күп кенә чараларны тормышка ашыру таләп ителәчәк. Әлегә дәүләт һәм муниципаль бурычка бәйле хәлләр турында сөйләп үтсәгез иде. Соңгы берничә ел дәвамында алдагы финанс елына бюджетны формалаштырганда һәм аны үтәү барышында нәкъ менә шушы мәсьәләнең кызып-кызып бәхәсләшүләргә китерүе сер түгел.

https://vatantat.ru/2019/12/r%d3%a9st%d3%99m-mi%d2%a3nehanov-%d2%bb%d3%99r-egyludan-so%d2%a3-k%d2%aft%d3%99relesh-bulyrga-tiesh/

– Бик җитди сорау булганлыктан, шундук асылына күчим. 2019 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт бурычының 95 миллиард сум чамасы тәшкил итүе көтелә.

Агымдагы елда республика бюджетының әҗәткә кермәвен әйтеп үтәргә кирәк. Республика дәүләт бурычының гомуми күләме ел башындагы бурыч күләме белән чагыштырганда үзгәрмәячәк, дигән сүз. Шул ук вакытта, чит илләр валюталарының Россия сумына карата курсы үсүдән чыгып, дәүләт гарантияләре буенча бурыч күләме берникадәр артырга мөмкин.

Федераль бюджеттан кредитлар турында берничә сүз. Агымдагы елда, кабул ителгән графиклар нигезендә, республиканың 300 миллион сум күләмендәге реструктурлаштырылган бурычының бер өлеше түләнелде. Агымдагы ел йомгаклары буенча федераль бюджет кредитларына бәйле бурычлар күләме 84,3 миллиард сумга калачак. Ә иң мөһиме – бу бурычларның барысы да озак вакытка – 20 елга кадәр реструктурлаштырылган.

Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасы федераль кредитлар ягыннан процент түләүләре буенча бурычын үз вакытында үти. Ел йомгаклары буенча бурычны түләүне республика бюджетының салым, салым булмаган керемнәре күләменнән 49 проценттан артыграк булмаган күләмдә хәл кылуны күздә тоткан федераль кредитларны реструктурлаштыру кысасында Россия Финанс министрлыгы белән килешүләрдә билгеләнгән күрсәткечләр үтәләчәк.

Кыскасы, республика федераль үзәк тарафыннан куелган барлык таләпләрне җаваплы төстә үти.  Үзегез үк искә төшереп үткәнчә, республика җитәкчелегенең максатка юнәлешле тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә дәүләт бурычын түләү ягыннан нәтиҗәле карарлар табылып тора. Антон Силуановның югарыда телгә алып үтелгән сүзләренә карата әлеге мәсьәләне хәл итү буенча зур эш башкарырга туры киләчәген генә әйтә алам. Әмма иң мөһиме – республика икътисадына өстәмә инвестицияләр җибәрү мөмкинлеге пәйда булачак.

https://vatantat.ru/2019/12/repetitor-yallau-m%d3%99kt%d3%99pne%d2%a3-d%d3%99r%d3%99%d2%97%d3%99sen-t%d3%a9sher%d3%99/

– Соңгы елларда Татарстан җитәкчелеге республиканың инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен булдыруга бик зур игътибар биреп килә. Агымдагы финанс елына йомгак ясап, бу мәсьәләдә нәрсәләрне билгеләп үтәр идегез?

– Агымдагы елда республиканың инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен булдыру кысасына “Фитч” һәм “Мудис” халыкара кредит рейтинг агентлыклары, шулай ук илебезнең “АКРА” һәм “Эксперт РА” агентлыклары белән хезмәттәшлек дәвам иттерелде.

Быел “АКРА” агентлыгы Татарстан Республикасы рейтингын яңадан карап, аны иң югары дәрәҗәгә күтәрде. Шулай итеп, хәзерге вакытта илебезнең шушы ике рейтинг агентлыгы бәяләмәләре буенча республика рейтингы максималь булып тора.

2019 елда халыкара агентлыклар Татарстан Республикасы рейтингларын элегрәк ирешелгән күләмнәрдә раслады. Агентлыклар бәяләмәләренә караганда, республика рейтинглары Россия Федерациясе субъектлары рейтинглары нинди биеклектә тора алса, шундый иң зур биеклекләрнең берсендә тора. Шул ук вакытта “ФИТЧ” агентлыгы бәяләмәләре буенча республика рейтингының инвестицион өлеше югары дәрәҗәдә сакланып калган, һәм монысы да Россия Федерациясе рейтингына туры килә.

– Хәзер инде агымдагы елның яңалыкларына, тәгаенләп әйтсәк, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрне Бердәм бухгалтерия учеты һәм хезмәт хакын исәпләү системасына күчерүгә тукталып үтик. Алдагы әңгәмәләребездән газета укучыларына әлеге системаны гамәлгә кертү чараларын тормышка ашыру барышында Татарстан Финанс министрлыгының бик зур көч куярга туры килүе мәгълүм. Бердәм системаны гамәлгә кертүнең төп максатының республика учреждениеләрендә учет алып бару һәм хисап төзүнең сыйфатын яхшырту булып торуын искә төшерик. Радик Рәүфович, бу мәсьәләдә эш этаплары турында сөйләп үтә алмассызмы? Нәрсәләр эшләнелде, нинди максатларга әле ирешергә кирәк?

– Бухгалтерия учеты һәм хезмәт хакын исәпләүнең бердәм системасы турында сүз чыккач, әлеге системаның да финанслар белән идарә итүнең бербөтен системасын (планлаштыру этабыннан алып, хисап төзүгә кадәр, бюджет процессының барлык этапларын үз эченә алган мәгълүмати киңлек буларак) формалаштыру шартларын булдыруны максат итеп куюын искә төшереп үтәргә кирәк.

Шул ук вакытта системаны эшләүгә карата куелган барлык таләпләрнең үтәлүен искәртеп үтим. Бу – бухгалтерия учетын алып баруның бердәм методологиясе, федераль стандартларны оператив төстә гамәлгә кертү, бухгалтерия учеты мәгълүматлары нигезендә автоматлаштырылган бухгалтерия хисабын булдыру. Хезмәт хакы учетын алып баруның бердәм тармак стандартлары гамәлгә кертелде. Мәгълүмати иминлек системасын булдыру чаралары төгәлләнеп килә.

2020 елга, мәгълүматларны кабат кертү куркынычын киметү максатыннан, электрон документлар әйләнеше, бюджетны үтәү системалары, сатып алулар өлкәсендә мәгълүмати системалар белән бердәм системага интеграцияләнү бурычы тора.

Теләсә кайсы яңалык эшләү өчен, хезмәткәрләрне өйрәтү өчен аңлаешлы механизмнар булдыруны, яңа системаны үзләштерүдә тырышлык таләп итә. Кайбер чараларны тормышка ашыру барышында төрле кыенлыкларның яки гадәти булмаган очракларның да килеп чыкканлыгын яшермим. Аларның һәммәсе буенча Финанс министрлыгы һәм муниципалитетлар хезмәткәрләре кичекмәстән чаралар күреп, Бердәм бухгалтерия учеты системасының уңышлы эшләве өчен үзләренә бәйле булганның барысын да эшләде. Бүген без, ниһаять, тырыш хезмәтебезнең җимешләрен күрәбез. Шуңа да, форсаттан файдаланып, бу проектка җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең барчасына бер-берсен аңлап эшләүләре, эшкә җаваплы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

– Киләсе елда бюджет процессы Россия Федерациясе Бюджет кодексына 2020 елдан үз көченә керәчәк үзгәрешләргә бәйле булачак. Киләсе финанс елында нинди үзгәрешләр көтелүен тәфсилләбрәк сөйләп үтмәссезме?

– Үзгәрешләр җирле бюджетларга республика бюджетыннан субсидияләр, субвенцияләр, башка бюджетара трансфертлар бирү шартларына, шулай ук дәүләти һәм муниципаль бурычны җайга салуга бәйле мәсьәләләргә кагыла. Әлеге мәсьәләләрне норматив актларда чагылдыру өчен, бюджетны карап тикшерүгә керешкәнче, Дәүләт Советында  Татарстан Республикасының 2 законы, Министрлар Кабинетының 30 карары кабул ителде, республика Финанс министрлыгының 4 боерыгы чыгарылды.

Районнар һәм шәһәрләр тарафыннан да шундый ук норматив актлар эшләнде.

Муниципаль районнар һәм шәһәр округларының 45 вәкиллекле органнарыннан һәркайсы бюджет төзү һәм бюджет процессы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертте.

Бер үк вакытта муниципаль районнар эчендә бюджет мөнәсәбәтләренең аерым мәсьәләләре буенча яңа карарлар кабул ителде.

Яңалыклар темасын дәвам иттереп, салым ташламаларына кагылышлы темага аерым тукталып үтәсем килә. Федераль бюджет законына салым ташламалары өчен яңа төшенчә – “салым чыгымнары” дигән төшенчә кертелде. Федераль норматив актлар таләпләре нигезендә, салым ташламалары нәтиҗәсен мәҗбүри төстә еллык бәяләү күздә тотылган.

Әлеге таләпләр буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителде. Татарстан Финанс министрлыгы боерыгы белән салым чыгымнары исемлеге расланды. Төбәк законнары нигезендә бирелә торган барлык салым ташламалары салым чыгымнары кураторларына – министрлык һәм ведомстволарга бүленде. Барлык кураторлар салым чыгымнарының нәтиҗәсен бәяләү тәртибен раслады. Шулай ук салым чыгымнары индикаторлары расланды. 2020 елдан муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә салым чыгымнарының нәтиҗәсен бәяләү бурычы кертелә.

– Радик Рәүфович, уртак  коллегиядә актив иҗтимагый эшчәнлегегез һәм күп еллар буе намус белән эшләвегез өчен Россия Федерациясе дәүләт бүләге – “Ватан алдындагы казанышлар өчен” I дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнүегез уңаеннан редакция исеменнән котлауларны кабул итегез. Әлеге бүләк Сезнең дәүләт алдындагы хезмәтләрегезне тануның дәлиле булып тора. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшегездә, иҗтимагый тормышыгызда яңа планнарны тормышка ашыруда уңышлар телибез.

– Җылы котлауларыгыз һәм эчтәлекле әңгәмә өчен эчкерсез рәхмәтлемен. Үз чиратымда, форсаттан файдаланып, редакция хезмәткәрләрен һәм газета укучыларны якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан котлыйм!  Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-дәрт, иминлек, күңел җылысы һәм иң изге теләкләр телим!


Фикер өстәү