Салымыңны түлә дә ал. Бу өлкәдәге яңалыклар турында

Илдә яшәүче һәр ике кешенең берсе хезмәт хакыннан, керемнәрдән тотылып калган акчаны кире кайтармый. Халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре бу. Югыйсә бүген спорт белән шөгыльләнгән өчен дә салым чигерүе каралган. Ә менә социаль ипотека буенча фатир алучыларга сабыр итәргә туры киләчәк. Акчаны кире кайтару юллары һәм салым өлкәсендәге соңгы яңалыклар турында «ВТ» хәбәрчесе белеште.

Интернетта финанс хезмәтләр тәкъдим итүче оешмаларның берсе үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 54 проценты салым чигерүен (вычет)  бер тапкыр да рәсмиләштереп карамаган. Шул ук вакытта респондентларның 65 проценты түләнгән салым акчасының бер өлешен кире кайтару мөмкинлеге турында хәбәрдар булуын әйткән. Халыктан: «Ник салым чигерүен алмыйсыз?» – дип тә сораганнар. Баксаң, салым оешмаларын читләтеп кенә узучыларның һәр икенчесе диярлек (54 процент) документ эше артык катлаулы дип саный. Әнә шул куркыта да. Халыкның 17 проценты акча килгәнне, ә Салым кодексы нигезендә бу эш өч айга кадәр сузылырга мөмкин, озын-озаклап көтәргә яратмый. «Вычет» алмауга бәйле тагын бер сәбәп – илдә яшәүчеләрнең 13 процентының, гомумән дә, рәсми эш урыны юк икән.

Россиялеләрнең өчтән бере милек өчен салым чигерүен кайтара. Түләүле белем алу һәм табибларга мөрәҗәгать иткән өчен дә «вычет» рәсмиләштерүчеләр байтак. Халыкның күпчелеге, тәгаен әйтсәк, 54 проценты әлеге акчаны бурычларын түләүгә тотуын әйткән. Салым федераль  хезмәтенең Татарстан буенча идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, былтыр республикада яшәүчеләр 14,3 миллиард сумлык «вычет» алган.

Салым чигерүен алмауга еш кына белмәү түгел, ә белергә теләмәү сәбәпче, ди Татарстан буенча 6 нчы номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова.

– Хезмәт хакыннан, керемнәрдән тотылып калган акчаның бер өлешен салым чигерүе буларак кире кайтарырга мөмкин. «Вычет» берничә төргә бүленә. Арада иң еш кулланыла торганы милеккә салым чигерүедер, мөгаен. Милек бәясенең ике миллион сумыннан «вычет» кайтарып була. Ягъни кеше милек өчен түләгән акчаның 260 мең сумын кире кайтара ала. Салым чигерүе еллык хезмәт хакыннан тотып калынган салым күләмендә түләнә. Калган сумма да янмый, ул киләсе елларга чигерелә. Милек «вычет»ына тиешле сумманы бер объекттан кайтарып бетермәсәң, аны икенчесеннән алырга да була. Әмма бу 2014 елның 1 гыйнварыннан соң тораклы булучыларга гына кагыла. Милекне моңа кадәр үк сатып алгансыз икән, сез салым чигерүенә гомер эчендә бер мәртәбә генә дәгъва кыла аласыз, – ди салым инспекциясе белгече.

Социаль «вычет» түләп дәваланучы, түләп укучыларга каралган. Кеше үзен, балигъ булмаган баласын, ирен яки хатынын, әти-әнисен дәвалау өчен тотылган сумма, кирәкле дару һәм препаратлар сатып алу өчен сарыф ителгән акчадан салым чигерүенә дәгъва кыла ала.

– Укыганга акчаны кире кайтару өчен эшләмәүче студент көндезге бүлектә, эшләүчесе кичке яки читтән торып уку бүлегендә белем алырга тиеш, – ди Рәмзия Мөхетдинова. – Көндезге бүлектә укучы баласы өчен салым чигерүен әти-әнисе кайтара. Түләп укыган өчен кайтарылган «вычет» күләме бер балага 50 мең сумнан да артмый. Баланың укуына түләү өчен ана капиталы акчасы тотылган булса, салым чигерүе кайтарылмый. Сүз уңаеннан, музыка мәктәбе, автомәктәптә укыган өчен дә «вычет» кайтарырга мөмкин.

Стандарт салым чигерүләрен балигъ булмаган балалары яисә көндезге бүлектә белем алучы 24 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар, опекуннар, попечительләр кайтара ала. Ул эш урыныннан бирелә. Моның өчен бухгалтериягә баланың туу турында таныклыгын тапшырып, гариза язарга кирәк. Әгәр бу акчаны эш урыныннан бирмәсәләр, кеше аны декларация нигезендә салым органы аша кайтара ала. Ел дәвамында керем 350 мең сумнан артса, стандарт «вычет» бирелми.

Былтыр салым чигерүләренә бәйле яңалыклар да гамәлгә кергән.

– Моңарчы әти-әниләр көндезге бүлектә белем алучы 18 яшькә кадәрге баланы дәвалауга киткән чыгымнардан гына салым чигерүе алырга хокуклы иде. 2022 елда әлеге чикне 24 яшькә кадәр күтәрделәр. Хәзер төрле фитнес-клубларда, бассейн, спорт залларында шөгыльләнгән өчен түләгән акчадан да «вычет» кайтарып була. Әмма бу министрлык тарафыннан расланган исемлеккә кергән спорт, сәламәтләндерү оешмаларына гына кагыла. Закон былтыр гамәлгә керде. Шуңа күрә 2022 елда сатып алынган юлламалар өчен салым «вычет»ын тәүге тапкыр быел кайтарып булачак, – ди баш дәүләт салым инспекторы.

Узган елдан башлап социаль ипотека буенча фатир ачкычы алучыларга да сабыр итәргә туры киләчәк. Моңарчы ташламалы дәүләт программасы нигезендә тораклы булучылар, гади ипотека программасыннан файдаланучылар белән беррәттән, ел саен фатир өчен түләнгән акчаның бер өлешен салым чигерүе рәвешендә кайтарып барды. Бу эш кабул итү – тапшыру акты нигезендә башкарылды. Моннан ары социаль ипотека буенча алган фатирга милек «вычет»ы рәсмиләштерү өчен, аның акчасын тулысынча түләп бетереп, кулга Салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә алганны көтәргә туры киләчәк (яңалык моңа кадәр фатир алучыларга кагылмый. – Ред.). Соңгы арада гына Казанда РКБ табибларына, укытучыларга социаль ипотека программасы буенча ачкыч тапшырдылар. Димәк, аларга сабыр итәсе була. Шунысын да искәртик: түләнгән акча югалмый. Аны соңыннан хезмәт хакыннан тотылган салым күләмендә акрынлап кайтарып булачак. Әлеге яңалык өлешләп төзү буенча килешү төзүчеләргә дә кагыла.

Яшел Үзәндә яшәүче бухгалтер Гөлназ Сираҗиева салым өлкәсендәге «белмәмеш»ләргә салым чигерүләрен кайтару өчен 3-НДФЛ тутыру белән шөгыльләнә.

– Соңгы бер ел – ел ярымда «вычет» рәсмиләштерергә ярдәм итеп мөрәҗәгать итүчеләр саны кимеде. Чөнки моны мөстәкыйль рәвештә салым түләүченең шәхси кабинеты аша да бик җиңел эшләп була. Бу хакта белеп кенә бетермиләр яки ялкауланалар. 3-НДФЛны 500 сумга тутырам. Салым инспекциясенә бармыйча, документларны шәхси кабинет аша гына җибәрергә киңәш итәм. Чөнки интернет аша эш итсәң, салым чигерүе күпкә тизрәк килә. Хәзер моның өчен гадәттә бер айга кадәр вакыт та җитә, – ди Гөлназ Сираҗиева.

Кайтарырга мөмкин булган акча якын арада ук тагын да артып китмәгәе әле. Россия Дәүләт Думасы депутатлары 24 яшькә кадәр балаларны укытуга киткән чыгымнардан салым чигерүен 50 мең сумнан – 110 мең сумга, ә дәвалану, медицина препаратлары сатып алу һәм үзеңә белем арттыруга бәйле «вычет»ны 120 мең сумнан  150 мең сумга кадәр арттыруга бәйле закон проекты әзерләде. Балага белем биргәндә 50 мең сум судагы тамчы кебек кенә, билгеле. Тик акчаның артыгы юк. Өстәп булса да әйтик, әлеге төр социаль салым чигерүе 2003 елда 25 мең сумнан – 38 мең сумга, 2006 елда  38 мең сумнан 50 мең сумга кадәр арттырылган булган инде.

«Акча туздырыр чак түгел»

Акча дигәннән, бүген акча янчыгы тирәсендә болытлар куера. Доллар үсә, рубль түбән тәгәри: безне ни көтә? Мондый шартларда җыйган акчаны нишләтергә? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Фәнис Хөсәенов, Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс мәсьәләләре буенча белгече:

– Әлбәттә, рубльнең очсызлануы бәяләр үсешенә китерә. Әмма әлеге үсеш тә төрле була ала. Бүген без рубльнең девальвациясе (башка валюталар белән чагыштырганда илкүләм валютаның курсы түбән төшү) аркасында бәяләр бик нык үсүен күрмибез. Моңа ике сәбәп бар. Беренчедән, соңгы бер елда илдә җитәрлек күләмдә импорт сатып алынды. Икенчедән, кулланучылар арасында сорау моңарчы ничек түбән дәрәҗәдә булса, бу хәзер дә шулай. Искә төшерик: узган елның сентябрендә илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, халык акчаны артык әрәм-шәрәм итмичә, аны җыеп баруга кереште. Без бүген дә әнә шул хәлдән чыкмаган әле. Халык мая туплавын дәвам итә. Шунысы да бар: кесәдәге акчаны туздыра башлау өчен иртәгәге көнгә ышаныч кирәк. Кызганыч, бүгенге вазгыять мондый мөмкинлек бирми. Шуңа күрә ил күләмендә кредит алучылар саны да кимеде әнә. Әйе, девальвация турыдан-туры тәэсир итә торган товарларның бер төркеме бар. Ул – автомобиль базары. Сер түгел, юллардагы машиналарның күпчелеге – чит илнеке. Рубльгә бәйле үзгәрешләр шунда ук автомобиль бәяләрендә чагыла. Шуңа күрә якын арада машина сатып алырга җыенасыз һәм кулда акчагыз бар икән, моны эшләргә кирәк. Гомуми күзлектән чыгып шуны гына әйтә алам: бүген халык акча туздырырга ашкынып тормый.

Сирин Зарипов, финанс киңәшче:

– Җыйган акчасын долларда саклаучыларга валюта базарына бәйле соңгы үзгәрешләр берничек тә тәэсир итмәячәк. Маягыз рубльдә икән, кызганыч, ул долларга карата күпмедер дәрәҗәдә үз кыйммәтен югалтачак. Шуңа күрә җыйган акчаны берничә төрле валютада, мәсәлән, долларда һәм рубльдә сакларга киңәш итәм. Акча саклауның алтын кагыйдәсе – диверсификация (аны төрле юнәлешләрдә тоту) турында да онытырга ярамый. Форсаттан файдаланып, кесәдәге долларларын алмаштырып калырга теләүчеләр моннан әллә ни отмаячак. Һәр нәрсәдәге кебек үк, бу эштә тә белгеч булу кирәк. Гомумән, зур суммада долларлы мая туплау дөрес түгел дип саныйм. Ничек кенә булмасын, акчаны инфляция ашый. Аны керем китерүче актив буларак саклау отышлырак.

 

Салым чигерүләре буенча физик затларга кайтарылган акча

3,8 млрд – 2013

4,5 млрд – 2014

5,9 млрд — 2015

6,3 млрд – 2016

7,0 млрд – 2017

8,1 млрд – 2018

10,1 млрд – 2019

10,8 млрд – 2020

11,8 млрд – 2021

14,3 млрд – 2022

Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсеннән

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү