Казанда, кызамык очрагы ачыклану сәбәпле, студентлар сырхауханәсен япканнар

Иминлек саклау максатыннан, бинадан беркемне дә чыгармыйлар.

Казанда Универсиада Авылындагы 21 нче студентлар сырхауханәсе ябылган. Бина ишеге төбендә инде берничә сәгать медикларның беркемне дә кертмәүләре һәм чыгармаулары турында хәбәр итәләр, дип яза “Татарстан 24”.

Баксаң, сырхауханәгә килгән бер хатын-кызда кызамык тапканнар икән. Барысы да баш табибның әмерен көтәләр. Студентлардан кызамык белән авыру-авырмаулары, прививка ясату-ясатмаулары турында мәгълүмат алганнар.


Фикер өстәү