Алексей Песошин ике яңа сырхауханә ачуда катнашты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән шәһәрендә –балалар сырхауханәсен, видеоэлемтә аша Әгерҗедә – сырхауханә ачуда катнашты.

Премьер билгеләп үткәнчә, кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту һәрвакыт республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды. “Пандемия шартларында медицина ярдәмен алу мөмкинлеге һәм аны вакытында күрсәтү аеруча мөһим мәсьәләгә әйләнде. Татарстанның медицина тармагы Россия төбәкләре арасында иң алдынгыларның берсе санала. Бүген сәламәтлек саклау өлкәсе инфраструктурасына тагын ике заманча учреждение өстәлә. Биредә медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеге һәм сырхауларның дәвалануы өчен кирәкле барлык шартлар тудырылган”, – дип басым ясап әйтте ул.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, медицина объектлары бик кыска вакыт эчендә төзелгән. Ул төзүчеләргә яңа сырхауханәләрне җиһазлауда катнашучыларның һәркайсына рәхмәт белдерде.
“Сырхауханәләрне файдалануга тапшыруның халык сәламәтлегендә уңай чагылыш табасына ышанам. Бик уңайлы шартларда эшләячәк медицина хезмәткәрләренә уңышлар телим!” –дип өстәде Хөкүмәт башлыгы.
Шуннан соң Алексей Песошин Яшел Үзән балалар сырхауханәсе белән танышты. Оешма көненә 200 кешене кабул итүгә исәпләнгән һәм заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Поликлиникага балаларны кабул итү бүлеге, дәвалау, профилактика кабинетлары һәм сәламәт бала бүлеге, ЛФК, физиотерапия бүлекләре кергән.

Сырхауханә белән танышу барышында Алексей Песошин Яшел Үзәннән республика медицина мәгариф учреждениеләрендә белем алучы студентлар белән очрашты. Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов белдергәнчә, киләсе елда вузны Яшел Үзәннән 18 егет-кыз тәмамлый. Шуларның 6сы – “целевик”. “Яшел Үзәннән 7 кеше ординатураны тәмамлаячак. Болар инде – тар белгечләр. Шул исәптән 2 балалар табибы, 2 йогышлы авырулар табибы. Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, Яшел Үзән яшь белгечләр белән бик әйбәт эш алып бара, кешеләр бирегә кайта”, – диде ректор.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, районга медиклар кирәк, муниципалитет җитәкчелеге медицина белгечлеген алучыларның бирегә кайтуы өчен мөмкин булганның барын да эшләячәк.

Әгерҗе сырхауханәсе дә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Медицина оешмасында рентгеногия компьютер томографы, маммограф һәм башка җиһазлар бар. Поликлиникага бер сменага 200 кешене кабул итү мөмкинлеге бирердәй амбулатория бүлеге, бер сменага 20 кешене кабул итүгә исәпләнгән хатын-кызлар консультациясе, рентген диагностика бүлеге һ.б. керә.


Фикер өстәү