Татарстанда илкүләм проект буенча алты сырхауханә төзеләчәк

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2024-2025 елларда 6 сырхауханә, 4 гомум практика табибы үзәге һәм 58 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзеләчәк.

Алдагы ике елда Казанда – 3 һәм Түбән Камада бер сырхауханә сафка бастырылачак, Казанның «Салават күпере» торак комплексында сырхауханә төзелеше төгәлләнәчәк, ә гомум практика табибы үзәкләре Казан һәм Әлмәттә төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Уңайлы шартлар булдыру максатында, шулай ук инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле башка халык төркеменең ихтыяҗларын исәпкә алып, программа кысаларында 415 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. 159 объект ремонтланган инде. 2024-2025 елларда 256 объектта ремонт эшләре көтелә.

Киләсе елда беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча Үзәк район хастаханәләре карамагындагы ФАПлар өчен медицина җиһазлары сатып алыначак. Барлыгы 8 709 берәмлек медицина җиһазы кайтарылачак. Алар – спирометрлар, канда холестерин күләмен үлчи торган портатив экспресс-анализаторлар, канда гемоглобинны үлчи торган анализаторлар, канда шикәр күләмен үлчи торган тест-полоскалы портатив анализаторлар. Диагностика җиһазлары мәгълүматларны читтән торып тапшыру функциясе булган бердәм мәгълүмат системасына тоташтырылачак.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы илкүләм проект кысаларында башкарылган эшләр турында да хисап бирде. Мәсәлән, 2021-2022 елларда республикада 44 сәламәтлек саклау объекты төзелгән: 3 сырхауханә, 3 табиб амбулаториясе һәм балалар сырхауханә бүлеге, бер гомум практика табибы үзәге һәм 36 ФАП.

2023 елда Казанның Дәрвишләр бистәсендә балалар сырхауханәсе, Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә күп профильле сырхауханә төзелеше тәмамланды. Моннан тыш, 25 ФАП төзелде, Казанның «Салават күпере» торак комплексында күп профильле сырхауханә төзелә башлады.

Авыл җирлегендәге сырхауханәләр өчен 2021-2022 елларда 2 847 берәмлек медицина җиһазы кайтарылды һәм кулланышка кертелде. Шул исәптән, КТ һәм МРТ аппаратлары, флюорографлар, маммографлар, күчмә һәм стационар рентген-аппаратлар һәм УЗИ аппаратлары, ЭКГ һәм кан басымын терки торган холтерлар.

ФАП эшендә кирәкле җиһазлар да сатып алынды: 1 638 берәмлек автоматик дефибрилляторлар һәм «Бердәм кардиолог» мәгълүмат системасына тоташкан электрокардиографлар.

Шулай ук 2021-2023 елларда программа кысаларында 526 берәмлек автомобиль транспорты сатып алынды.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла.

/Татар-информ


Фикер өстәү