ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 3 млн. квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган

Бүгенге көндә торак төзелеше программалары буенча 2 млн. 954 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Индивидуаль торак төзелешенә — 2 млн 102 мең кв. м., күп фатирлы инвестицион торакка — 747 мең кв. м., социаль ипотека буенча төзелгән йортларга 105,8 мең кв. м туры килә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаның бүгенге көндә өчесе тәмамланган. 10 муниципаль берәмлектә ятим балалар өчен билгеләнгән 600 торак урыны эшләнә әле. Дәүләт торак фондының 150 фатирына Татарстан Республикасы милке хокукын теркәү буенча чаралар үткәрелә, әлегә төзелә торган 4 социаль ипотека йортында 39 фатир бар.

Быел 5 мәгариф учреждениесенең илкүләм проектларга һәм дәүләт программаларына кертелгән «Торак» федераль проекты кысаларында өчесе эшләнеп бетмәгән әле. Бу – Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынлык мәктәп, аның буенча ТМЭ 69% үтәлгән, Мамадыш шәһәрендә 84% мәктәп-балалар бакчасы, шулай ук Казан шәһәрендә балалар бакчасы – эшләр 53%ка үтәлгән.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 3 федераль һәм республика программасы буенча гамәлгә ашырыла торган 61 объектның 4сендә эшләр дәвам итә. Бу – илкүләм проект кысаларында төзелә торган беренчел буын сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2се һәм республика программасы буенча төзелә торган 2 объект. Бу атнада Осиново авылында поликлиника һәм гомуми практика табибы офисы буенча эшләр тәмамлаган. Эшләрнең гомуми үтәлеше 88% тәшкил итә.

Тармак буенча 8 объектның 4сендә эшләр бар әле. Алар барысы да «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. ТМЭнең гомуми үтәлеше – 74%.

Дүрт федераль чара Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы линиясе буенча тормышка ашырыла. Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү – 75%, ләм басуларын рекультивацияләү – 34%, Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү – 57% һәм Кама тамагында Куйбышев сусаклагычы ярларын ныгыту 58% тәшкил итә.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча эш федераль һәм республика программасы кысаларында алып барыла. Гомумән алганда, юнәлеш буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 96% тәшкил итә. Хәзерге вакытта 65 объектның 47се әзер. Бу атнада подрядчылар Яңа Чишмә, Сарман, Биектау, Зеленодольск, Әгерҗе, Чүпрәле, Спас, Бөгелмә районнарында эшләрне тулысынча тәмамлау турында хисап тотканнар.

Спорт өлкәсендә алты ябык футбол манежы бар. Программа буенча ТМЭнең гомуми үтәлеше 99%ка җиткән.

Савыктыру лагерьларын төзү программасы буенча ике объект төзелеше дәвам итә. Тулаем алганда, программа буенча ТМЭ күләме 90% дип бәяләнә.

Шулай ук 2 объект Башкарма комитет биналарын төзү программасы буенча кала. Программа буенча ТМЭ 99%ка җиткән. Бу атнада Алабуга һәм Менделеевск районнарында объектлар файдалануга тапшырылган.

Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» административ бинасы 37%ка әзер.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү программасы кысаларында барлык 13 объектны да төзү тәмамланган. Бу атнада Менделеевск районында объект тапшырылган.

Контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү дәвам итә. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 1 мең 728 тикшерү үткәрелгән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тикшерүгә 1 мең 318 тапкыр чыккан. 1 млн. 860 мең сумлык 70 карар чыгарылган. Гыйнвардан сентябрьгә кадәр дәүләт программалары объектларында инспекцияләр белән 531 тапкыр булганнар. 908 хокук бозу очрагы теркәлгән, шуларның 900е бетерелгән.

Ахырда Алексей Фролов, ягулык чорына әзерлек паспортларын алу кысаларында башкарыла торган эш турында кыскача сөйләде. Әйтик, Ростехнадзор мәгълүматы буенча 156 җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмасының 145се буенча актлар алынган. Бу эшне дәвам итүче 8 муниципалитетта 11 оешма кала.


Фикер өстәү