Рөстәм Миңнеханов сенаторлар һәм депутатлар белән очрашуда: Сайлаучыларның наказларын гамәлгә ашыру буенча системалы эш алып бару мөһим

Президент Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар белән очрашты. Министрлар Кабинетында узган очрашуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узган очрашуда федераль максатчан программалар, закон чыгару тәкъдимнәрен федераль дәрәҗәдә күтәрү турында фикер алыштылар.

«Быел Дәүләт Думасында безнең республиканың вәкиллеге сизелерлек яңарды. Мондый составта без зур нәтиҗәләргә ирешә алырбыз, дип ышанам. Аларның өчесе – Дәүләт Думасы комитетларын җитәкли, икесе – комитет рәисләре урынбасарларын, калганнары – профильле комитетлар әгъзалары», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты узып баручы ел нәтиҗәләре турында кыскача гына хәбәр итте. Аерым алганда, 2021 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты 3,2 трлн. сум. Сәнәгать җитештерүе индексы – 108,3%. Төяп җибәрелгән продукция күләме – 3,8 млрд. сум. Бу күрсәткечләр икътисадның җанлануы турында сөйли, дип саный Рөстәм Миңнеханов, әмма тынычланырга ярамый. Уңай динамиканы саклап калу мөһим. «Барлык предприятиеләр дә үз җитештерүләрен тулысынча торгыза алмаган әле. Аларга ярдәм итү эшен дәвам итәргә кирәк. Моннан тыш, кече һәм урта бизнес та игътибар таләп итә», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сайлаучылар наказларын үтәү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Быел сайлау кампаниясе кысаларында 5 414 наказ бирелде. Татарстан Президенты сүзләренчә, аларның бер өлеше республика программаларын формалаштыру турында карарларда чагылган инде. Федераль программалар һәм илкүләм проектлар кысаларында берничә наказ гамәлгә ашырылачак. «Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркемнәре эшчәнлеге сайлаучылар наказларын үтәүгә юнәлдерелергә тиеш», – диде Президент.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, республика мәнфәгатьләрен алга этәрү буенча закон чыгару эшчәнлеген алып бару, закон чыгару инициативаларын алып бару, беркетелгән сайлау округларында эшләү уртак эшнең өстенлекле бурычлары булып кала, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, алдагы наказлар буенча «юл картасы» 90 процентка диярлек үтәлгән.
Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, быел Татарстан 24 федераль программада һәм 12 илкүләм проектта тәкъдим ителгән, алар кысаларында 555 объект тапшырылган.

«Хәзерге вакытта бик күп федераль программалар гамәлгә ашырыла, аларда төбәкләр дә актив катнаша ала. Безгә бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Дәүләт Советының закон чыгару инициативаларын федераль дәрәҗәдә алып баруга килгәндә, республика парламентының алтынчы чакырылышы эшли башлаганнан бирле 12 закон чыгару инициативасы эшләнеп, Дәүләт Думасына җибәрелгән, шуларның 3 проекты федераль закон статусына ия булган. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасының профильле комитетларында Татарстанның 7 закон чыгару инициативасы карала. Парламент башлыгы Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларын бу юнәлештә эшне активлаштырырга чакырды.

Татарстан Президенты куйган бурычларны тормышка ашыру өчен РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылышында федераль һәм республика депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында профильле юнәлешләр буенча 17 эш төркеме төзелде. Россия парламентының түбән палатасында Татарстан депутатының координаторы итеп Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов билгеләнде. Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эш төркемнәре эшчәнлеген җайга салуны һәм гомуми җитәкчелек итүне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гамәлгә ашыра.


Фикер өстәү