Рөстәм Миңнеханов 15 яшьлек кызга ноутбук бүләк итте

Президент Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүче 15 яшьлек Екатеринаның Яңа ел хыялын тормышка ашырls. Ул «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, кызга ноутбук бүләк итте.

Узган атнада Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советы бинасында куелган чыршыдан өч баланың теләкләре язылган открытканы алды. Чаллыда яшәүче 10 яшьлек Камилнең ихыялы дүшәмбе көнне чынга ашты. Ул танкта утырып йөрү турында сораган иде.

Татарстан Президенты шулай ук 9 яшьлек Олегның теләген үтәячәк, ул Яңа елга пеноблоклар җитештерә торган заводка экскурсия сораган.


Фикер өстәү