Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашкан. “Татмедиа”ның Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева хәбәр иткәнчә, Президент балалар теләкләрен сыйдырган 3 уенчыкны чыршыдан үрелеп алган. Чыршы Мәскәү Кремлендә урнаштырылган.
Луганск халык республикасыннан килгән Егор Яңа елга – чаңгы, Татарстанда яшәүче Азалия – синтезатор, 11 яшьлек Кирилл – футбол уйнау өчен җыелма бүләк итүне сораган. “Балаларның барлык теләкләрен бернинди тоткарлыксыз үтиячәкбез!” – дигән Рөстәм Миңнеханов.
Моңа кадәр Татарстан Президентының республика акциясендә катнашуын әйтеп үтик.
Исегезгә төшерәбез: “Теләкләр чыршысы” акциясен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “#Мы вместе” Бөтенроссия онлайн-марафонында тәкъдим иткән иде. Быел акциянең дүртенче тапкыр үткәрелүе.
“Теләкләр чыршысы” 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге ятимнәрнең, физик мөмкинлекләре чикләнгән, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.