22 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Энергетика хезмәткәрләре көне

Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1920 елның 22 декабрендә Советларның чираттагы Бөтенроссия съезды башлана, төп мәсьәлә илне электрификацияләү турында була. Съездның йомгаклау документы – ГОЭРЛО планы булдырыла, аны гамәлгә ашыру энергетиканы гына түгел, ә Россиянең бөтен халык хуҗалыгын үстерүдә көчле этәргеч була. Нәкъ менә шушы съезддан Энергетиклар көне тарихы башлана.

Хәзерге вакытта Россиянең бердәм энергетика системасы 71 региональ энергия системасыннан тора, алар үз чиратында 7 берләштерелгән энергетика системасын барлыкка китерәләр: Көнчыгыш, Себер, Урал, Урта Идел, Көньяк, Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш. Ел саен 800 электр станциясе якынча бер триллион кВт/сәг электр энергиясе эшләп чыгара.

Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре көне

Пенсия, пособиеләр билгеләү һәм түләү, иминият взносларын җыю һәм исәпкә алу, клиентларга хезмәт күрсәтү, пенсия реформалары белән халыкны даими таныштырып бару, бер тапкыр бирелә торган акчалата һәм социаль түләүләрне башкару – һәммәсе дә Пенсия фонды хезмәткәрләре җаваплылыгында.

Хәзерге вакытта Россиянең барлык субъектларында, шулай ук Байконур шәһәрендә (Казахстан) 80гә якын бүлек бар. Фондта 100 меңнән артык белгеч эшли.

Россия хоккее көне

Шайбалы хоккей – Россиядә иң популяр спорт төрләренең берсе. Бу – команда уены, һәм әлеге факт үзеннән-үзе аңа уйнарга омтылучы һәм эшли белүче кешеләргә ихтирам уята.

Ел саен 22 декабрьдә Россия хоккее көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне 1946 елда хоккей буенча СССРның беренче чемпионаты башлана. Ул ике этаптан – беренчел  уеннардан һәм финал турнирыннан тора. Матчлар сигез шәһәрдә үткәрелә, ә финал Мәскәүдә, «Динамо» стадионының табигый бозында уза.

51 ел элек (1971) Франциядә «Табибларга – чикләр юк» халыкара оешмасы оештырыла

Дөньяда иң эре хәйрия оешмаларының берсе 1967-1970 елларда француз табиблары төркеме тарафыннан оештырыла. Аңа нигез салучылар арасында Макс Рекамье, Паскаль Грелетти-Босвьей, Бернар Кушнер, Ксавье Эммануэлли, Раймонд Борель һәм Филипп Бернье бар. Оешма составына 300 волонтер, табиблар, шәфкать туташлары һәм башка һөнәр вәкилләре керә.

«Табибларга – чикләр юк» оешмасының беренче миссиясе 1972 елда Манагуада (Никарагуа) булган җир тетрәүләреннән зыян күргән халыкка булышудан башлана.

Ел саен оешма дөньяның 70тән артык иленә үз теләге белән 3 меңнән артык  кеше  җибәрә. Волонтерлар күп кенә кайнар нокталарда эшли.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү