22 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Энергетика хезмәткәрләре көне

Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1920 елның 22 декабрендә Советларның чираттагы Бөтенроссия съезды башлана, төп мәсьәлә илне электрификацияләү турында була. Съездның йомгаклау документы – ГОЭРЛО планы булдырыла, аны гамәлгә ашыру энергетиканы гына түгел, ә Россиянең бөтен халык хуҗалыгын үстерүдә көчле этәргеч була. Нәкъ менә шушы съезддан Энергетиклар көне тарихы башлана.

Хәзерге вакытта Россиянең бердәм энергетика системасы 71 региональ энергия системасыннан тора, алар үз чиратында 7 берләштерелгән энергетика системасын барлыкка китерә: Көнчыгыш, Себер, Урал, Урта Идел, Көньяк, Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш. Ел саен 800 электр станциясе якынча бер триллион кВт/сәг электр энергиясе эшләп чыгара.

Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре көне

Пенсия, пособиеләр билгеләү һәм түләү, иминият взносларын җыю һәм исәпкә алу, клиентларга хезмәт күрсәтү, пенсия реформалары белән халыкны даими таныштырып бару, бер тапкыр бирелә торган акчалата һәм социаль түләүләрне башкару – һәммәсе дә Пенсия фонды хезмәткәрләре җаваплылыгында.

Россия Кораллы көчләренең Гидрометеорология хезмәте көне

Бу дата 1995 елда гамәлгә кертелә.  Беренче бөтендөнья сугышы хәрби операцияләрне уңышлы планлаштыру өчен фронт сызыгында һава шартларын контрольдә тоту кирәклеген ачык итеп күрсәтә. Һава шартларын күзәтү Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы да башкарыла, әмма сугыш хәрәкәтләренең яңа шартлары һәм сугыш алып баруның яңа чаралары рус армиясенең югары командованиесен аерым үз хезмәте булдырырга этәрә. Мондый карар 1915 елның 22 декабрендә кабул ителә һәм Император Николай II Указы белән оештырылган Баш хәрби-метеорология идарәсе турында нигезләмә рәвешендә рәсмиләштерелә.

Беренче театр

1906 елда татар телендә беренче театр тамашасы була. Бу дата Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының туган көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне «Кызганыч бала» һәм «Мәхәббәт аркасында бәла» пьесалары күрсәтелә. Татар дәүләт театрның нигезе «Сәйяр» төркеме була. 1926 елда театрга «академик» исеме, ә 1939 елда татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал исеме бирелә.

 

 

 


Фикер өстәү