Рөстәм Миңнеханов Алексеевск-Әлмәт түләүле трассасының сыйфатын тикшерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Алексеевск-Әлмәт түләүле трассасының сыйфатын тикшерде. Участокның гомуми озынлыгы 145 километр. Барлык эшләрне тәмамларга һәм трассаны 2024 елның октябренә тапшырырга планлаштыралар.

Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә килгәч, кичерешләре белән уртаклашты. Ул юл япмасының югары сыйфатлы булуын һәм юлга вакытның шактый кыскаруын билгеләп үтте. План буенча максималь тизлектә (бу трассада 120 км/сәг кадәр рөхсәт ителә) юл вакыты бер сәгатьтән артык тәшкил итәчәк. Трасса тулысынча яктыртылачак, хәзерге вакытта инфраструктура төзелә. Интеллектуаль транспорт системасы ярдәмендә түләүле участокка керү автомат рәвештә теркәләчәк.


Фикер өстәү