Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск-Әлмәт түләүле трассасы участогы төзелеше барышын карады. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында сөйли.
«Төзүчеләр белән сөйләштек, әзер участок буйлап үттек», — дип язган республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов ел саен бу юнәлештә автомобиль агымы артуын искәртә һәм «яңа юлны файдалануга тапшыргач, Казаннан Әлмәткә ике сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак», — дип билгеләп үтә.
Шәле (М7)-Баулы (М5) трассасы составындагы Алексеевск-Әлмәт түләүле автомобиль юлының гомуми озынлыгы 145 километр тәшкил итәчәк. Аны тулысынча 2024 ел ахырында төзеп бетерергә һәм файдалануга тапшырырга тиешләр. Проект «Европа-Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын булдыру кысаларында гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat