Көннең кайсы вакытында тәм-томны ашауның әйбәтрәк булуын аңлатканнар

Тамак туйганчы ашаганнан соң күңел тәм-томга әлләни тартылмаска да мөмкин.
Гастроэнтеролог Рөстәм Садыйков үзенең блогында тәм-томны кайчан ашауның әйбәтрәк булуын аңлаткан. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

“Иң мөһиме – аны 16.00 сәгатькә кадәр, ашау арасында түгел, бәлки иртәнге яки төшке аштан соң, анда да әле тамак туйганчы ашагач кына”, – дип аңлаткан табиб.
Ризыктагы шикәрне фруктозага алыштыручы җитештерүчеләр дә бар.
“Дөрес тукланучылар өчен ризык җитештерүчеләр һәм шикәр кулланмаучылар озак вакытлар буе фруктоза белән мавыкты, чөнки ул кандагы инсулин күләмен нормадан арттырмый. Ләкин бөтен проблема шунда: фруктозаны бары тик бавыр гына үзләштерә. Мускуллар да, башка органнар һәм тукымалар да аны үзләштерми. Фруктозаны даими рәвештә күп кулланганда, бавырда, эчкечеләрнеке кебек, майлы атрофия башланырга мөмкин”, – дигән табиб.
Шулай икән, җимештәге фруктоза белән нишләргә? Табиб әйтүенчә, андагы клетчатка фруктозага “азынырга” бигүк ирек бирми-бирүен. “Шулай да җимешне күп куллану һаман саен тәм-томны эстәүдән ким түгел. Шуны белеп торыгыз: җимеш тә – тәм-том. Өстәвенә һәрбер җимешнең үз сезоны бар”, – дип аңлаткан ул.
Шуңа күрә табиб продукт составын тикшереп-барлап чыгарга киңәш итә. Шикәрсез “сәламәт” продуктта фруктоза микъдары күп. Шуңа күрә җимеш куллануны да чикләргә кирәк.
“Ничек кенә булмасын, ел әйләнәсе виноград ашарга ярамый. Дөрес тукланырга тырышыгыз. Организмда кирәкле барлык матдәләр, сыеклык җитәрлек дәрәҗәдә булганда, тәм-томга күңел әлләни тартылмый”, – дигән ул.


Фикер өстәү