Рөстәм Миңнеханов «Автодор» башлыгы  Вячеслав Петушенко белән Шәле – Баулы юлын төзү турында сөйләште

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясенең идарә рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Татарстанда юл инфраструктурасын үстерү һәм кайбер проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән Шәле – Баулы түләүле автомобиль юлын төзү хакында фикер алышты.

Шәле – Баулы автомобиль юлы М7 «Волга» һәм М5 «Урал» федераль трассаларын тоташтыра. Моннан тыш, ул Европа – Көнбатыш Кытай маршруты буенча йөк ташу коридоры булырга тиеш.

Шәле – Баулы трассасы составындагы 145 чакрымнан артык озынлыгындагы Алексеевск – Әлмәт юлын төзү турында концессион килешү республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт-шәхси партнерлыгы механизмы кулланылган иң зур проект санала. Инвестицияләрнең гомуми күләме 82,4 миллиард сум тәшкил итә.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Петушенкога нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстанны үстерүгә сизелерлек өлеш керткәне өчен «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды.


Фикер өстәү