Рөстәм Миңнеханов Кытай Компартиясенең Политбюро әгъзасы Чэнь Вэньцин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының Сәяси-юридик комиссиясе секретаре, Политбюро әгъзасы Чэнь Вэньцин белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Чэнь Вэньцин әфәнде Россиягә визиты кысаларында Татарстанга килгән иде.

Рөстәм Миңнеханов кунакның республикада булуы танып белү һәм нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.

Ул искәрткәнчә, бүген Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Тукайның татарлар өчен әһәмияте Пушкинның бөтен Россия өчен һәм бөек шагыйрь Ли Байның Кытай өчен әһәмияте кебек үк зур.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Быел безнең илләр дипломатик мөнәсәбәтләрнең 75 еллыгын билгеләп үтә, дип искәртте ул.

Безнең илләрнең товар әйләнеше артуын дәвам итә, диде Рөстәм Миңнеханов, кунакка мөрәҗәгать итеп.

Мәсәлән, 2030 елга кадәр икътисадый хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен үстерү планы турында уртак белдерүдә товарлар һәм хезмәтләр белән сәүдә күләмен күп тапкырлар арттыру, берничә стратегик юнәлеш буенча элемтәләрне тирәнәйтү бурычы куелды.

Безнең илләр лидерларының ике яклы мөнәсәбәтләргә игътибары Россия белән Кытай арасында төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү өчен шактый мөмкинлекләр ача, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеген үстерүгә өлеш кертергә тырыша. Без Кытайга даими визитлар ясыйбыз», — диде ТР Рәисе.
Узган 2023 елда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Шанхайда һәм Аньхой провинциясендә булды, Россия Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустин ачкан Россия-Кытай бизнес-форумында катнашты. Ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов шулай ук югары технологияләр ярминкәсендә катнашу өчен Шэньчжэнь шәһәрендә булды.
Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Цзилинь провинциясендә булды, анда берничә сәнәгать объектын карадылар, Губернатор белән очрашу, эшлекле түгәрәк өстәл уздырдылар.

Моннан тыш, Татарстанның Кытай провинцияләре (Шаньдун, Сычуань, Хунань, Аньхой, Чжэцзян, Хэйлунцзян, Чунцин) белән 7 килешүе һәм муниципаль берәмлекләр арасында күп кенә килешүләре имзаланган. Казан Кытайның алты шәһәре белән туганлык бәйләнешләрен саклый. Пекинда республиканың сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан һәм Кытай товар әйләнешенең еллык үсешен билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул ике тапкыр арткан һәм 3 миллиард доллардан артып киткән. Татарстанга барлык импортның 60%ы Кытайдан килә.

Республикада Кытай компанияләре белән уртак икътисадый проектлар гамәлгә ашырыла. «Хайер» корпорациясе — шуның ачык мисалы.
Татарстан берничә Кытай провинциясе белән хезмәттәшлек советы кысаларында «Идел-Янцзы» форматында эшли.

Бүген безнең илләр өчен логистика мәсьәләсе бик актуаль. Кытайда Ефәк юлы проектының «Бер пояс, бер юл» грандиоз проекты гамәлгә ашырыла. Аны гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук Евразия икътисадый берлеге планнары кысаларында халыкара транспорт-логистика коридорлар булдыру буенча эш алып барыла. Узган ел ахырында «Европа-Көнбатыш Кытай» транспорт маршруты составында М-12 «Мәскәү — Казан» тизйөрешле автомобиль юлы сафка басты. Татарстан илнең Европа өлеше үзәгендә, Европа белән Азияне тоташтыручы мөһим сәүдә коры җир, һава һәм су артерияләре киселешендә урнашкан.

Казан — Россиянең алдынгы фәнни-белем бирү үзәкләренең берсе. Татарстанда 2,5 меңгә якын кытай студенты белем ала. Казан федераль университетында Конфуций мәгариф-мәдәният институты эшли.


Фикер өстәү