Рөстәм Миңнеханов: «Кытай белән хезмәттәшлегебез – үрнәк»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Халык сәяси консультатив советының Бөтенкытай комитеты рәисе урынбасары Чэнь У әфәнде белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. «Безнең хезмәттәшлек – хәзерге дөньяда дәүләтара мөнәсәбәтләрнең ничек төзелергә тиешлегенең мисалы. Безнең илләр лидерларының ике яклы элемтәләргә игътибары Россия һәм КХР арасында төбәкара хезмәттәшлек өчен шактый мөмкинлекләр ача», – диде Татарстан Рәисе.

Ул Татарстанның үз дәрәҗәсендә Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен үстерүгә өлеш кертергә тырышуына игътибар итте. «Эшлекле даирәләрнең үзара бәйләнеше өчен бик күп юнәлешләр бар. Бу – сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, ИТ-өлкәдә кооперация, шул исәптән Иннополис Университеты белән, сәламәтлек саклау өлкәсе», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чэнь У Казанга килеп, шәһәрнең бай тарихы белән танышуына бик шат булуын билгеләп үтте. «Сезне шундый әһәмиятле чара уздыруыгыз белән котлыйсым килә. «Киләчәк уеннары»нда катнашу безнең өчен зур хөрмәт», – дип өстәде ул.


Фикер өстәү