Шәүкәт Мирзиёев: «2026 елда «Киләчәк уеннары»н үзебездә кабул итәргә әзербез»

2026 елда «Киләчәк уеннары» халыкара турниры Үзбәкстанда узарга мөмкин. Бу хакта Уеннарның тантаналы ачылышы вакытында Үзбәкстан Президенты хәбәр итте.

«Бу спорт чарасы беренче тапкыр булды. Мин бу спорт төренә алга таба да уңышлар телим, чөнки ул Россиядән башлангыч ала. Киләсе елда Казахстанда, 2026 елда исә Уеннарны Үзбәкстанда кабул итәргә әзер без!» — диде Шәүкәт Мирзиёев.


Фикер өстәү