Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашты.

Очрашу Үзбәкстан Президенты резиденциясендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы барлык Татарстан проектларына шәхси ярдәм күрсәткәне өчен Мирзиёевка рәхмәт белдерде, ике ил Президентлары – Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиёевның ышанычлы мөнәсәбәтләре төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү өчен киң мөмкинлекләр бирә, дип билгеләп үтте.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов бүген ачылган «Җизак» технопаркы, шулай ук КФУның Җизак шәһәрендәге филиалы каршындагы яңа медицина белем бирү үзәге турында сөйләде.

«Татарстан-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрендәге бу мөһим вакыйгалар – илләр арасында кооперацияне тирәнәйтү буенча безнең яхшы ниятләребезнең дәлиле», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев шулай ук гамәлгә ашырыла торган барлык уртак проектларның уңышлы булуын билгеләп үтте.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 290 миллион доллардан артып киткщн. Үсеш 50% дип теркәлгән.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеге темасына аерым тукталды. Аерым алганда, ул быел ил Президенты Владимир Путин карары белән «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының федераль статуска ия булуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясен әлеге чарада катнашырга чакырды.


Фикер өстәү