Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандарья өлкәсе Хакиме Олугбәк Азимов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандарья өлкәсе Хакиме Олугбәк Косимов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Үзбәкстан партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 290 млн доллардан арткан, ягъни 50%ка. Төбәкара дәрәҗәдәге хезмәттәшлекне Россия һәм Үзбәкстан Президентлары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиеёв актив рәвештә хуплый.

«Алга таба да товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән үзара тәэмин итү күләмен һәм номенклатурасын арттыру буенча эшләргә кирәк. Моның өчен бездә кирәкле әйберләр бар. Татарстанның әйдәп баручы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла, уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Эшлекле элемтәләрне үстерүгә Казан белән Үзбәкстанның өч шәһәре — Ташкент, Сәмәрканд һәм Ферганә арасында туры авиаэлемтә ярдәм итә», — диде ТР Рәисе.

Олугбәк Косимов җитәкчелегендәге Сурхандарья өлкәсе делегациясе быел октябрь аенда Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен Казанга килде. Форум кысаларында Татарстан белән Сурхандарья өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Бу документларны эчтәлек белән тулыландырга, конкрет проектларга күчәргә кирәк», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Олугбәк Косимов Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёвтан җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Хаким октябрьдә имзаланган килешүнең Татарстан белән Сурхандарья өлкәсе арасында төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.


Фикер өстәү