Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясен кайчан уздырачагы билгеле

14 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе уздырачак. Быел ул “Туры элемтә” белән бергә үткәрелә, дип хәбәр ителгән Кремльдә.

“Владимир Путин узып баручы елга йомгак ясаячак. Программа булачак бу. Матбугат конференциясе “Туры элемтә” белән бергә уздырылачак”, – дигән Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Аның сүзләренә караганда, инде иртәгәдән үк халыктан сораулар кабул итү башлана. Дәүләт башлыгына 8(800)200-40-40 телефоны, сайт (москва-путину.ру) аша яки 04040 номерына смс-хәбәр рәвешендә сорау бирергә мөмкин.

Быелгы яңалык – чараны оештыруда Гомумроссия халык фронты катнашачак. Хәрәкәт әгъзалары сораулар җыячак һәм Президентның Россиядә яшәүчеләр, журналистлар белән аралашуы төгәлләнгәннән соң сорауларны эшкәртәчәк.


Фикер өстәү