Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнеше 290 млн доллардан артып киткән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Үзбәкстан Республикасының гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботырҗон Әсәдов белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. «Соңгы вакытта без Үзбәкстан партнерлары белән актив хезмәттәшлек итәбез: берничә уртак проект гамәлгә ашырыла, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла», — дип ассызыклады ТР Рәисе.

Әйтик, узган ел «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы ачылды — Татарстанның «Химград» АҖ һәм Үзбәкстан партнерларының уртак проекты. Моннан тыш, КФУның Җизак шәһәрендәге филиалы үз ишекләрен ачты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 290 млн доллардан артып киткән — 50 процентка үсеш. «Алга таба да товарлар һәм хезмәтләр белән үзара тәэмин итү күләмен һәм номенклатурасын арттырырга кирәк. Моның өчен кирәкле барлык нәрсәләр дә бар», — диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мәдәният, фән һәм мәгариф, туризм өлкәсендәге элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Ботырҗон Әсәдов үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Үзбәкстан белән хезмәттәшлеккә игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Татарстан Рәисе Ботырҗон Әсәдовка «Нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен» ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды


Фикер өстәү