Миңнеханов: «Үзбәкстан белән үзара бәйләнешләрне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта “ИННОПРОМ. Үзәк Азия” пленар сессиясендә чыгыш ясады. Анда Россия Хәкүмәте Рәисе урынбасары, сәнәгать министры Денис Мантуров һәм Үзбәкстан республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Ходжаев та катнаша.

“Безнең илләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысасында Үзбәкстан белән үзара бәйләнешләрне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез”, – диде Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Татарстан Рәисе искәрткәнчә, бу эштә ике ил Президентларының тырышлыгы зур әһәмияткә ия.

Татарстан дәүләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга үз өлешен кертә. Узган елның октябрендә Казанда Россия белән Үзбәкстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумы узды. “Алдагы ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнеше 27 процентка үсеп, 370 миллион доллардан артып китте”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сәүдә-икътисадый күрсәткечләрне үстерүгә Татарстан белән Үзбәкстан төбәкләре арасындагы элемтәләрне ныгыту, республиканың әйдәп баручы компанияләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек итү бәрабәренә ирешкәннәр. Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда Татарстан белән берлектә тормышка ашырылучы төп зур проектларны атады. Болар – “Чирчик” химия-индустриаль паркы, Җизакта Казан федераль университеты филиалы, “Җизак” технопаркы, КФУ филиалында Симуляцион медицина үзәге. Хәзерге вакытта Бохара һәм Навои өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыкларын булдыру юнәлешендә эш алып барыла.


Фикер өстәү