Кояш болытлы көндә дә «ашый». Косметолог киңәшләре

 

Ниһаять, көннәр җылытып, кояш нурларын мулдан сипкән чорга аяк бастык. Бу чорда тән тиресенә аеруча игътибар кирәк, ди косметологлар. Җәйгә якынлашкан көннәрдә бит тиресен ничек тәрбияләргә? Кояш нурлары тән тиресен картайта, диюләре дөресме?

Косметолог Эльвира Маркова белән шул хакта сөйләштек.

Җәй якынлашканда бит тиресен ничек тәрбияләргә?

– Иртән юынгач, иң беренче эш итеп бит тиресен чистартыгыз. Моны тән тиресенең үзенчәлегенә карап сайланган гель ярдәмендә эшлисе. Бит тиресе коры булган кешеләргә – «молочко» кулланырга, майлы тән тиресен гель һәм «пенка» ярдәмендә чистартырга киңәш ителә. Алга таба йөзгә тоник сөртәбез. Битне юып, чистарткач, дымландыручы крем сөртәбез. Ул тәнгә тиз сеңә торган, җиңел булырга тиеш. Биткә составында гиалурон кислотасы булган сыворотка сөртәсәң дә, комачуламас. Сыворотка артыннан исә кояш нурларыннан саклый торган крем сөртергә онытмагыз.

Җәйге чорда нәрсәләрдән тыелып тору хәерле?

– Бу чорда пилинг кебек процедуралар ясаудан, артык майлы кремнар кулланудан тыелып торырга кирәк. Җәй көне тән тиресен даими рәвештә дымландырып торырга кирәк. Тән тиресен чистартуга да игътибарны арттырмыйча булмый. Ник дигәндә, кыш көненнән аермалы буларак, җәен урамдагы тузан, пычрак тән тиресенә дә сеңә. Майлы тән тиресе аеруча тиз пычрана. Аны даими рәвештә чистартып тормасаң, биттә пычрак элпә пәйда була. Аның аша тән дә суламый, кремнардагы файдалы матдәләр дә үтеп керә алмый. Нәтиҗәдә бит тиресе бозыла, тоныклана.

Кояш нурлары тән тиресен картайта, диюләре дөресме?

– Дөрестән дә, кояш тән тиресе өчен бик зыянлы. Аның нурлары тәэсирендә тән тиресе тиз картая. Кызыну белән артык мавыгып киткән очракта, кешедә тән тиресе яман шеше дә пәйда булырга мөмкин. Безнең климат өчен саклау факторы –  30–35, көне буе кояш астында йөрергә туры килгәндә 50 булган кояштан саклаучы крем кулланырга кирәк. Аны һәр көнне мәҗбүри рәвештә, хәтта кояш чыкмаган көннәрдә дә сөртү зарур. Ни өчен дигәндә, кояш нурлары болыт аша да үтеп керергә сәләтле. Без аны күрмибез генә. Шуңа күрә кояш нурлары тән тиресенә болытлы көнне дә тәэсир итә. Олыгая барган саен тән тиресе дә картая. Аны өстәмә рәвештә тукландырып торырга кирәк. Андыйларга җәй көне йоклар алдыннан да тукландыручы крем сөртергә киңәш ителә. Әмма ул майлы булмаска тиеш. Составында омега, А, С витамины булган җиңелчә кремнар турында сүз бара. Бит тиресен атнага бер тапкыр дымландыргыч маска ясап «сөендерергә» дә онытмагыз. Гомумән, җәйге чорда биткә генә түгел, үкчә, аяк, терсәк, кулга да дымландыргыч крем, лосьоннар сөртеп торырга кирәк. Аларны сөрткәннән соң аякка юка оек киеп йокласаң, нәтиҗәсе озак көттермәс.

Нәрсә ашавыбыз да мөһимме?

– Һичшиксез. Эссе көннәрдә артык майлы, кызган, әче ризыклар ашаудан тыелып тору хәерле. Җәен яшелчә, җиләк-җимеш ашауга өстенлек бирергә кирәк. Алар организмга көне буена җитәрлек энергия өсти, тән тиресенең дымлылык дәрәҗәсен саклый.  Чиста су эчеп торуның файдасы да әйтеп бетергесез. Билгеле булганча, кешегә көненә 1,5–2 литр чиста су эчәргә кирәк. Тән тиресен эчтән дә тукландырып, дымландырып тормасак, аны тышкы яктан крем сөртеп кенә тәрбияләү файдасыз.

Җәй көне бизәнгәндә нәрсәгә игътибар итәргә?

– Тональ кремнан баш тартырга кирәк. Кыш көне битне салкыннан, җилдән саклау өчен генә кирәк ул. Җәй көне исә моңа ихтыяҗ юк. «Тоналка» тән тиресе өслегендә элпә барлыкка китерә. Аның аша күзәнәкләр сулый алмый. Шуңа күрә җәен тональ крем урынына кершән куллансаң яхшырак. Гомумән, җәен косметиканы мөмкин кадәр азрак кулланырга кирәк. Җәйге эсседә биткә сөртелгән бизәнү әйберләре ага башлый, үзлекләрен югалта. Ахыр чиктә тән тиресе дә бозыла.

Косметолог Эльвира Марковадан җәйге матурлык рецептлары

Табигый пилинг. Җәй көне бит тиресен бакчадагы нигъмәтләр ярдәмендә дә чистартырга мөмкин. Иртә-кич биткә кыяр, помидор яки җиләк сөртсәң, кибеттә сатылган косметик чаралар бер читтә торсын! Дөрес, нәтиҗәсе булсын өчен, кешенең бу җимешләргә аллергиясе булмаска тиеш.

Бит тиресен агартучы битлек. 1 помидорга 1 аш кашыгы крахмал, 1 аш кашыгы зәйтүн мае салып, биткә сөртергә кирәк. Помидор тән тиресен агартып кына калмыйча, аны бик яхшы тукландыра, дымландыра да. Бу маска бит тиресе майлы булган кешеләргә аеруча файдалы булачак.

Алмалы битлек. Алмадан сок ясаганда, йә булмаса, парда пешергәннән соң, гадәттә, аның йомшагы кала. Аны ташларга ашыкмагыз. Бер алма йомшагына бер аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы сөт яки кефир өстәп, биткә сөртергә кирәк. Бу битлек шулай ук бит тиресен бик яхшы дымландыра, кояшта кызынганнан соң хәлсезләнгән күзәнәкләргә көч өсти.

Сливалы битлек. Сливадан да шундый ук битлек ясап була. Слива йомшагына 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы крахмал кушып, бит тиресенә сөртсәң,  файдасы әйтеп бетергесез.

Кишерле битлек. Тән тиресе кызынгандагы сыман матур төс алсын дисәгез, ике дә уйламый шушы битлекне ясый аласыз. Уылган кишергә 1 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы солы ярмасы, 1 йомырка сарысы кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Әлеге битлек тән тиресенең төсен яхшырта, ялтырата. Ак тәнле кеше бераз каралып киткәндәй тоелачак.

P.S.: Алда телгә алынган битлекләрне һәркем үз тән тиресенә туры китереп үзгәртә ала. Тән тиресе коры булган кеше битлекләргә майлы каймак, кефир да кушып җибәрә ала. Бит тиресе, киресенчә, майлы булган кешеләр исә йомырка агы, крахмал, бал өстәргә мөмкин.

 

 

 

 


Фикер өстәү