Бәбибум дәвам итә: җырлы гаилә тәүге тапкыр әти-әни булырга әзерләнә

Татар эстрадасының тагын бер җырлы гаиләсе әти-әни булачак. Татарстанның атказанган артисты, шәһәр филармониясе җырчысы Флорит Гыйздатуллин һәм яшь җырчы Рузилә Булатова социаль челтәрләрдә шатлыклы хәбәрләре белән уртаклашты. Алар беренче сабыйларын көтә.

«Кадерле дусларыбыз, шатлыгыбыз турында сөйлисебез килә. Нәниебез, көтәбез сине», – дип язып, Рузиләнең йөкле икәнлеге күренгән видео куйган алар.

 

 


Фикер өстәү