Газетага язылу

Киләсе елда Татарстанда 240 ишегалды яңартылачак

Татарстан Рәисенең “Безнең ишегалды” программасы нигезендә 2027 елда төзекләндерелергә тиешле ишегалларының исемлеге пәйда булды. Программаны гамәлгә ашыруның соңгы елында барлыгы 4 муниципаль берәмлектә 383 күпфатирлы йортның 240 ишегалды яңартылачак.

Киләсе елда Татарстанда 240 ишегалды яңартылачак
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Барлыгы 73 мең кешенең тормышы ямьләнәчәк, дигән сүз бу. Төзекләндерү эшләренә барлыгы 4,27 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Хәтерләсәгез, программаның төгәлләнеп килүе турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында белдергән иде. Җиде ел эчендә барлыгы 6 411 ишегалды яңартылган. Биредә 1,8 миллион кеше яши. Шушы чор эчендә программаны гамәлгә ашыруга 64 миллиард сум тотылган. Башта ук исемлеккә кертелгән 41 муниципалитетта эшләр инде тулысынча төгәлләнгән.

 

Киләсе елдагы эшләр

Программаның соңгы елында Казанда 126 ишегалды яңартылачак. Яшел Үзән районында – 60, Түбән Кама – 33 һәм Лениногорск районында – 21 ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр.

Татарстан башкаласының барлык җиде районында эшләр алып бару күздә тотыла. Совет районында– 46 ишегалды, Авиатөзелеш районында – 23, Яңа Савин – 16, Вахитов – 15, Идел буе – 19, Киров – 1, Мәскәү районында – 6 ишегалды күркәмләндереләчәк.

Соңгы сезонда торак кварталларын комплекслы яңартуга аерым игътибар бирергә ниятлиләр. Татарстан Шәһәрләрне үстерү институты, КФУның Дизайн һәм киңлекләр сәнгате институты белән берлектә, Авиатөзелеш районындагы Социалистик шәһәрчектә җәяүлеләр маршрутын булдыру буенча эшли. Ул Белинский, Челюскин, Лядов һәм Побежимов урамнары ишегалларын, шулай ук Орджоникидзе исемендәге скверны берләштерәчәк. Шул рәвешле төзекләндерелгән ишегаллары, сквер белән бергә, районда бердәм җәяүлеләр челтәренең бер өлешенә әйләнәчәк.

 

Әзерләнү

Арихитекторлар төзекләндерүнең башлангыч схемаларын әзерли, ә ишегалларында шул тирәдә яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелә. Мондый очрашуларда милекчеләр җәяүлеләр юллары, парковка урыннары, балалар һәм спорт җиһазлары, шулай ук ишегалдының башка элементлары буенча тәкъдимнәр кертә. Ә инде язын, төзелеш эшләре башланганчы, аларны төзекләндерүнең ахыргы схемасы белән таныштырачаклар.

Программа ишегалды эчендәге юллар һәм тротуарлар ремонтлауны, яктырткычлар алыштыру, балалар һәм спорт җиһазларын урнаштыру, хуҗалык- көнкүреш зоналарын төзекләндерү, җәяүлеләр өчен уңайлы сукмаклар булдыруны күздә тота.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисенең “Безнең ишегалды” программасы нигезендә, 2020 елдан бирле республикада ишегалларын төзекләндерү эшләре алып барыла. Җиде ел эчендә күпфатирлы йортларның барлыгы 6411 ишегалды территориясе яңартылган.

Ишегалдыгызга яки тулаем программага карата сорауларыгыз булса, тәүлек әйләнәсе эшләүче “Кайнар линия” телефонына (8 (800) 275-2020) шалтыратырга яки телеграм-ботка (@nash_dvor_bot) язарга мөмкин.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре