Газетага язылу

Кызлар хәзер үзе килә: Тинчурин театры «Казан егетләре»нең дәвамын тамашачыга тәкъдим итте

«Дәвамы бар», – диделәр һәм вәгъдәләрендә тордылар. Тинчурин театры Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Казан егетләре» спектакленең дәвамын чыгарды. 30–31 октябрь көннәренә «Казан егетләре артыннан» премьерасына билетлар тиз арада сатылып бетте.

Кызлар хәзер үзе килә: Тинчурин театры «Казан егетләре»нең дәвамын тамашачыга тәкъдим итте
Фотолар: Ләйлә Вәлиева

Чөнки тамашачы көтте, ә режиссер Айдар Җаббаров һәм артистлар соңгы көнгә кадәр спектакльнең дәвамын видеода төрле сюжетларда сериал итеп биреп барды, халыкны кызыксындырып торды. Көне җиткәч, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән театр каршына тракторга кадәр китереп куйдылар.

Утыз ел узгач

«Казан егетләре артыннан» спектакльнең беренче өлешен карарга өлгермәүчеләргә дә аңлаешлы булачак. Ул егетләрнең кызларга: «Казанда эшләремне җайлыйм да кайтам», – дип вәгъдә белән авылдан китеп барулары белән башлана. Ярты ел вакыт узган. Кызлар көтә, ә егетләр юк... Колхозда эшнең дә рәте беткән, план да үтәлми. Яңа ел көнендә дүрт кызның берсе – Хәбибә түзми, яшертен генә Тукае янына Казанга үзе чыгып китә. Калганнары аны эзләп алып кайтуны сәбәп итеп, шулай ук башкалага юл тота. Элек бер такмак бар иде: «Кызлар кия кызыл ыштан, безгә карасы да юк. Хәзер кызлар үзе килә, барып аласы да юк». Шул искә төште. Авыл кызлары вәгъдәләрен оныткан егетләрне Альфредның (Артем Пискунов) дачасында эзләп таба. Шәһәр кызларын кунакка чакырып, матур гына Яңа ел каршы алырга әзерләнә кәттә кала егетләре. Бу юлы да вакыйгалар агышы авылның киләчәге өчен борчылучы Мартыныч-Мөбарәксез (Алмаз Фәтхуллин) генә барып чыкмый. Чын Казан кызларын алдап башка юлга җибәрә ул, ә авыл кызларына базардан модалы киемнәр алып шәһәрчә киенергә булыша. Егетләр аларны танымый. Кызлар үзләрен бик тиз оныткан егетләрдән үч ала. Кыскача эчтәлек шундый.

Вакыйгалар 1993 елда бара. Спектакльнең беренчесе белән чагыштырганда, бу юлы кала егетләре шул чор яшьләренә хас булган холыкны шәбрәк бирде. Кәпрәюләр, масаюлар, мин-минлек сыйфатларын режиссер аларга күбрәк өстәгән. Фирдәвес тә (Салават Хәбибуллин), Алмаз да (Эдуард Никитин), Тукай да (Зөлфәт Закиров) инде укуларын тәмамлаган, ярты ел элек авыл кызлары белән танышуларын бер мәзәк хәл итеп кенә искә төшерәләр. Егетләрнең сөйләменә бүгенге көн кадагына суга торган, җәмгыятьтә күпчелеккә яхшы таныш канатлы сүзләр, юмор күп өстәлгән. Айдар Җаббаров иҗатын күзәтеп баручылар инде режиссерның сценарист буларак та пьесага шактый үзгәрешләр кертергә яратуын белә. Бу юлы да 1990 нчы еллар атмосферасы сакланса да, спектакль хәзерге тамашачыга якынайтылган. Әлеге иҗади процессны алар театрның әдәби бүлек җитәкчесе, драматург Резеда Гобәева белән алып бара. «Туксанынчы елларга утыз елдан соңгы караш белән карарга кирәк. Чөнки без аны бүгенге тамашачыга тәкъдим итәбез. Ул чор вакыйгалары ниндидер бәяләү аша узарга тиеш», – ди Резеда Гобәева. Премьераны ике көн рәттән караучы пьеса авторы Мансур Гыйләҗев тә бик канәгать. «Заманына туры китереп һәр режиссер үзгәреш кертә һәм ул шулай булырга тиеш тә», – дип хисләре белән уртаклашты ул.

Күзгә төтен җибәрергә кирәк...

«Казан егетләре артыннан» спектакле беренче өлеше кебек үк тамашачы арасында популяр булачак һәм билетлар тиз сатылып бетәчәк. Безнең халык комедия ярата. Ләкин комедия булса да, ул залдагыларның шырык-шырык көлеп утыруына гына корылмаган. Режиссер Айдар Җаббаров бу юлы кешеләр психологиясенә хас ясалмалык проблемасын өскә чыгара. Альфред әнә нәрсә ди: «Үзеңне булганыннан да артыграк күрсәтә торган вакыт. Кешечә яшисегез килә икән, күзгә төтен җибәрергә кирәк. Кунак чакырасыз икән, табыныгызда кеше күрмәгән затлы ризыклар булырга тиеш – кызыл, кара уылдык. Бай булып кыланырга кирәк. Машина фатирыгыздан да кыйммәтрәк булырга тиеш. Фатирны кем күрә? Ә машина белән син көн-төн тыз-быз йөрисең». Менә шундый кагыйдә белән яшәүчеләр һәр чорда бар, булачак та. Ә мин андый түгел, дияргә ашыкмыйк әле...

Соңрак авыл кызлары монологында да уйландырырлык сүзләр яңгырый: «Тормыш шундый сәер инде ул. Без гади, ихлас яшәргә тырышабыз, кыланмыйбыз, алдамыйбыз. Ә егетләргә ул кирәк түгел. Алар үзләре янында ясалма курчаклар булуын тели. Ә без бит бөтенләй башка. Чын йөзебезне ачуга алар безне ташлап китәчәк. Нишләп алай икән ул, ә? Тормышка шундый җиңел генә карый торган кызлар бар. Егетләр дә алар аяк астында тузан урынына. Шундый кызлар артыннан егетләр өерләре белән йөри, кыйммәтле бүләкләр алып бирәләр. Ә син бар җаныңны, йөрәгеңне өзеп бирергә торасың, ә алар сине бар дип тә белми. Нигә ихлас күңелле кызларга бу дөньяда авыррак? Нишләп ясалмалык модада?» Кызлар залга әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итә. Бу тема буенча спектакльдән соң төне буе фикер алышып була…

Хәбибә (Зәринә Сафина), Фирдәвес (Эльвина Насыйбуллина), Асия (Эльвина Кәримова), Фәүзия (Гүзәл Галиуллина) сөйгән егетләренең күзен «бик оста ача». Ялтыравык кыска итәкле, бизәнгән кызларны күреп, егетләрнең башы әйләнә. Үзара мөнәсәбәтләрнең иң кызган чагында гына авыл кызлары дачадан китеп бара. Спектакльнең ахыры әкияттәгечә матур, бу очракта заманча, бәйрәмчә тәмамлана.

«Төннәр буе музыка тыңлап чыгам»

«Казан егетләре артыннан» спектаклендә башыннан ахырына кадәр тамашачы көлде дә, җырлады да. Җыр дигәннән, режиссер аларны шактый кулланган. Һәрберсе урынлы һәм яшьләрнең хисләрен тагын да көчәйтә. «Бәхет төне» җырын рок жанрында бирүләре татар җыр сәнгатендә кызыклы үрнәк буларак та яңгырады. Спектакльнең хормейстеры – Алия Хәмзина, аранжировка авторы – Илдар Харисов. Кызлар «Комбинация» төркеме җырының татарча вариантын да җырладылар, ул күпләрне яшьлеккә алып кайтты. Артистлар барлык җырларны да җанлы тавышка башкара. Айдар Җаббаров спектакльләргә җырларны ничек сайлый? Ул журналистларга серен чиште. «Мин эзләнәм, төннәр буе музыка тыңлап чыгам. Кайвакыт һәр спектакльгә икешәр трек барлыкка килә. Һәр спектакльгә аерым плей-лист ясала. Ошаган җырны башка спектакльгә туры килер дип аерым да саклап куям», – ди ул.

Спектакль ике составта барачак. Бу күбрәк егетләр рольләренә кагыла. Театр талантлы яшьләр белән тулыланды. Тамашачы өчен Рәшит Вәлиуллин, Рәмис Абдуллин, Марсель Салихов, Фәрхәд Мөхәммәтҗановның уены да кызыклы булачак. Яшьлек энергиясе ул бит үзе үк рольне яңача баета.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре