Газетага язылу

«Ватаным Татарстан» журналисты «МедиаПоле» илкүләм премиясенең финалына чыкты

2-3 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә «МедиаПоле» илкүләм премиясенең финалы уза.

«Ватаным Татарстан» журналисты «МедиаПоле» илкүләм премиясенең финалына чыкты
Фотолар: шәхси архивтан

Бүләкләнүчеләр арасында "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Зөһрә Садыйкова да бар.

Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгының "МедиаПоле" премиясе авыллар һәм авыл хуҗалыгы турында сөйләүче, күрсәтүче, язучы журналистлар һәм блогерларга бирелә. Быел анда бөтен Россиядән 2500гә якын гариза кабул ителгән һәм 120 кеше финалга чыккан. Алар арасында безнең журналистыбыз да бар.

Әлеге ике көндә бәйге финалистлары кызыклы экскурсияләрдә, файдалы мастер-классларда була. Танылган режиссерлар, журналистлар һәм блогерлар белән очраша.

Хезмәттәшебезгә уңышлар телибез!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре