Газетага язылу

Татарстанның яшь талантларын «Идел буе тавышлары» конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстанда «Идел буе тавышлары» төбәкара туган телдәге җыр конкурс-фестиваленә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йортына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Бәйге Татарстан Республикасы Рәисенең татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә үткәрелә.

Катнашучылар өч номинациядә көч сынашачак:

  • «Заманча башкарудагы традицион халык җыры» – таныш халык көйләренә яңа яңгыраш бирүчеләр өчен;
  • «Туган телдә заманча башкарудагы җыр» – туган телдә заманча җырлар башкаручылар өчен;
  • «Мелодекламация» – Идел буе халыклары телләрендәге шигырьләрне традицион инструмент яки халык вокалы тавышына сәнгатьле укучылар өчен.

Конкурста Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь талантлар чакырыла. Ялгыз яки ун кешегә кадәр коллектив белән чыгыш ясарга мөмкин.

Бәйгедә катнашу өчен 8 ноябрьгә кадәр конкурс чыгышын видеога яздырырга һәм гариза юлларга кирәк.

Сайлап алуны узган катнашучылар Казанда гала-концертта чыгыш ясаячак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре