Газетага язылу

Татарстан «Зур этнографик диктант» халыкара белем бирү акциясенә кушылды

Бүген Татарстан республикасы халкы «Зур этнографик диктант» халыкара белем бирү акциясенә кушылды. Бүген аны Казанның Халыклар дуслыгы йортында яздылар. 50 урынлы зал тулысынча тулган, күпләр милли киемнәрдән килгән иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Этнографик диктант өчен кызыклы сораулар сайланган иде, аларга мәктәп программасында һәрвакыт җавап табып та булмый. Шуңа күрә монда Россиядә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен өйрәнү мөһим. Сораулар кешедә кызыксыну уятырлык итеп сайланган. Мондый чаралар аша без илебездәге мәдәниятләрнең күптөрлелеген күрәбез», – дип билгеләп үтте ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров.

Диктант тест форматында үткәрелде. Сорауларның бер өлеше видеоформатта әзерләнгән иде: аларны Россиянең төрле халыклары вәкилләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар бирде.

Сорауларның темалары арасында Россия халыкларының традицияләре дә, төрле чорлардагы кызыклы тарихи мизгелләр дә бар иде.

Этнография буенча үз белемнәрен тикшерергә ниятләгән кешеләр арасында төрле буын вәкилләре – балалардан һәм яшьләрдән башлап өлкәннәргә кадәр булуы игътибарга лаек.

«Үз тамырларың һәм гореф-гадәтләреңне белү – хәзерге яшьләр өчен мөһим әйбер. Кешеләр үз мәдәниятен саклый, һәм ул еш кына гаиләдә тәрбиянең нигезе булып тора», – дип өстәде ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов.

Татарстан буенча зур этнографик диктант өчен барлыгы 192 мәйданчык оештырылды. Нәтиҗәләр 12 декабрьдә билгеле булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре