Ул спектакль турында иркенләп фикер алышуларга корыла. Каләм ияләре үзләрен кызыксындырган сорауларга режиссердан җаваплар да ишетә. Әлбәттә, мондый очрашуда тәнкыйтьләр дә, мактаулар да, тәкъдимнәр дә яңгырый.
«Казан егетләре» яхшырак булдымы, әллә дәвамы – «Казан егетләре артыннан» спектаклеме? Айдар Җаббаров режиссер буларак үз бәясен җиткерә: «Беренче һәм икенче өлешен чагыштырсак, төрле спектакльләр килеп чыкты. Энергияләре дә төрле. Шуны әйтә алам: ике спектакль дә җылы булды. Икенчесендә юмор күбрәк. Мондый спектакльдән соң икенче өлеше аның гадәттә начаррак чыга, куймагыз, туктагыз, диючеләр дә булды. Ләкин премьерадан соң: «Икенчесе әйбәтрәк тә килеп чыккан», – дигән кайтавазларны ишетү миңа рәхәт. Димәк, эшне җиренә җиткереп башкарганбыз. Спектакльләр икесе ике төрле, дөресен әйткәндә, аларны чагыштырып та булмый. Юмор икенчесендә күбрәк. Ә драматургия буларак, беренчесе бәлки көчлерәктер», – ди ул.
Блогер, алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров спектакльдә пасхалкаларның (сюжет эчтәлегенә зыян салмый торган шаян сүзләр) күп булуын, заманча үзгәрешләр кертелүен ошаткан. Спектакльләргә мондый өстәмәләрне Айдар Җаббаров белән бергәләп театрның әдәби бүлек җитәкчесе, драматург Резеда Гобәева иҗат итә. «30 ел үткәннән соң туксанынчы елларга утыз елдан соңгы караш белән карарга кирәк. Чөнки без аны бүгенге тамашачыга тәкъдим итәбез. Ул чор вакыйгалары ниндидер бәяләү аша узарга тиеш», – ди ул. Айдар Җаббаровның пьесалар белән ничек эшләве хакында да серне чиште. «Айдар Тәлгатович ул пьесадан узып, үз спектаклен тудыра. Мондый үзгәрешсез булмыйдыр. Без өстәмәләрне коллектив белән, артистлар белән бергә эшләдек. Мансур абый Гыйләҗев үзе дә: «Камал театры да беренче вариантка үз шаяруларын өстәгән иде», – ди. Комедиядә бу – еш була торган күренеш», – дип сөйләде Резеда Гобәева. Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин да (ул Мөбарәк ролен башкара): «Айдар Тәлгатович – сценарист та. Кызыклы фикер аңардан чыга, без дә кем нәрсә булдыра ала өстәдек», – диде. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов премьераның уңышыннан, аншлаг белән узуыннан канәгать. Үз кичерешләрен ул журналистларга: «Бер горурлык хисе яна миндә», – дигән шигъри юллар аша җиткерде.
«Казан егетләре артыннан» спектакленә җырлар да уңышлы сайланган. Егетләр «Бәхет төне» җырын рок стилендә башкарып шаккатырды. Журналист Рузилә Мөхәммәтова: «Айдар инде ничә ел буе спектакль бюджеты хисабына гына күпме җырны яңартып чыгарды. «Үзгәреш җиле» зур акчалар белән башкарган эшне ул бер үзе тормышка ашыра», – диде. Җаббаров куйган спектакльләрне алсак, чыннан да, аларда ретро җырлар яңа сулыш ала, онытылганнары күңелдә яңара, тамашачы хатирәләрен дә яңарта. Шуның белән театрга йөрүчеләрне дә җәлеп итәләр. Ул җырлар ничек сайлана? Айдар Җаббаров: «Мин эзләнәм, төннәр буе музыка тыңлап чыгам. Кайвакыт һәр спектакльгә иллешәр трек барлыкка килә. Һәр спектакльгә аерым плей-лист ясала. Ошаган җырны башка спектакльгә туры килер дип аерым да саклап куям», – ди.
Спектакльнең ике өлешендә дә егетләр ике составта уйнаячак. Икенче состав – театрга яңа килгән яшьләр. Журналистлар арасында беренче составтагы тәҗрибәле артистлар Артем Пискунов, Эдуард Никитин, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин инде бу рольләргә туры да килеп бетми (яшь бара бит, егетләр) диючеләр булса да, режиссер әлеге фикерне җавапсыз калдырды. Тамашачы аларны яратып кабул итә, димәк, егетләр – әлегә үз урынында. Яшьләр уенын тамашачы 14 ноябрьдә күрә алачак.
Айдар Җаббаров очрашу ахырында алга таба планнар белән дә бүлеште. 26 ноябрьдә немец язучысы Бертольд Брехт әсәре буенча «Бер яхшы кеше» спектакле премьерасы булачак. «Бу спектакльнең чыгуын бик көтәм һәм борчылам», – ди режиссер. Декабрьдә балалар өчен «Питер Пэн» спектакле куелачак. Шулай ук читтән дә режиссерлар чакырылган. Театр сөючеләрне алга таба Тинчурин театрында кызыклы тәрҗемә әсәрләр буенча спектакльләр дә көтәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез