Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры Җәмшид Ходжаев белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо”да, Россия белән Үзбәкстан арасындагы төбәкара хезмәттәшлек форумы кысасында, Үзбәкстан вице-премьеры Җәмшид Ходжаев белән очрашкан. Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев та Татарстанга килергә җыена, дип яза Республика Рәисе матбугат хезмәте.

Ходжаев билгеләп үткәнчә, Татарстанга Үзбәкстаннан зур делегация (аңа министрлар һәм өлкә хакимнәре дә кергән) килгән.
“Без Россия белән Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысасында сезнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез. Бу җәһәттән дәүләтләребез Президентларының хезмәте гаять зур”, – дип мөрәҗәгать иткән Рөстәм Миңнеханов Җәмшид Ходжаевка.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 50 процентка үсеп, 290 миллион доллардан артып киткән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, товарларны үзара җибәрү күләмен һәм төрләрен алга таба арттыру буенча эшләргә кирәк.
“Ел йомгаклары буенча кимендә 60-70 процентлы үсешкә ирешүебезне көтәбез”, – дип билгеләп үткән Ходжаев.

Үзбәкстан Татарстанның төп компанияләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек итеп килә. Узган елда республиканың “Химград” белән Үзбәкстандагы партнерларының уртак проекты – “Чирчик” химик-индустриаль технопаркы ачылган. Җизак шәһәрендә КФУ филиалы эшли.


Фикер өстәү