Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары киңәшчесе белән банк секторын үстерү мәсьәләләре хакында сөйләште

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары киңәшчесе Лариса Селютина белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар республиканың банк секторын үстерү мәсьәләләре һәм хезмәттәшлекне киңәйтүнең алга таба адымнары турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.


Фикер өстәү