Икътисад Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Эшсезләр саны кискен артудан кача алдык»

Татарстанда яшәүче һәр өч кешенең берсе кече һәм урта эшмәкәрлек тармагында эшли. Үзмәшгульләрне дә кертеп, бу өлкәдә 604,5 мең кеше хезмәт куя. Әлеге мәгълүматны журналистларга икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Идел буе округы төбәкләре арасында Татарстан кече һәм урта бизнес субъектлары саны буенча беренче урында тора. Республикада 150 мең юридик зат һәм үзмәшгуль исәпләнә. Аларның Татарстан икътисадына керткән өлеше 26 процентны тәшкил итә.
Быел, пандемия шартларында, эшмәкәрләргә авырга туры килде. Ләкин, җитәкчеләр әйтүенчә, алар проблемалары белән япа-ялгызлары гына калмады. Төрле ярдәм чаралары күрсәтелде. Эшмәкәрләр өчен 30дан артык дәүләт ярдәме булдырылды. Болар – мөлкәт, финанс ярдәме һәм бушлай консультация, белем бирү программалары.
Эшмәкәрләргә ярдәмнең бер өлеше федераль үзәктән тәкъдим ителгән. 47 меңгә якын кече һәм урта эшмәкәрләргә салым түләү сроклары, шул исәптән 30 меңнән артыгына иминият взносларын түләү озайтылган. Шулай ук 40 меңнән артык эшмәкәргә кичектергесез ихтыяҗлар өчен тулаем 2,6 млрд сумга субсидияләр бирелгән.
– Без вазгыятьне көн саен күзәтеп барабыз. Мөрәҗәгатьләрдән чыгып, кайбер ярдәм чараларына үзгәрешләр дә кертәбез, – ди ул.
Министр сүзләренә караганда, үзмәшгульләргә өстәмә ярдәм чаралары күрсәтелергә мөмкин.
– Без бер-беребез белән аралашып эшлибез. Пандемия башланганнан бирле эшләгән кайбер ярдәм чаралары хәзер бизнесны андый ук дәрәҗәдә кызыксындырмый, – ди ул.
2019 елда 143,2 млн сум түләнгән салымнарның пандемия вакытында 139,9 млн сумы кире кайтарылган. 2 меңнән артык эшмәкәрнең 16,7 млрд сумлык кредитлары реструктуризацияләнгән. 2 процентка кадәрле ставка белән 5412 ташламалы кредит бирелгән. Татарстанда бирелгән ташламалы кредитларның тулаем суммасы 14,7 млрд сум тәшкил иткән.
– Федераль ярдәм чаралары, нигездә, иң күп зыян күргән тармаклар исемлегенә кергән предприятиеләргә каралган иде. Исемлеккә кермәгән, ләкин кризис йогынтысын тойган күп кенә эшмәкәрләр өчен Татарстан Президенты тарафыннан ярдәм чаралары пакеты булдырылды. Агымдагы елда ташламалы микрозаймнарга, кредитлар буенча поручительлекләргә һәм субсидияләргә 1,7 млрд сумга якын акча күчерелде, – ди Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Аның сүзләренә караганда, сәнәгать җитештерүе күләме июльдә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5,8 процентка түбәнәйгән. Ә гыйнвардан алып июньгә кадәр булган аралыкта бу күрсәткеч 2,8 процентка кимегән. Министр дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм чараларының күпчелеге эш урыннарын саклап калуга юнәлтелгән булган. Һәм бу тиешле нәтиҗәләрен дә биргән.
– Республикада эшсезләр саны кискен артты, дип әйтеп булмый. Узган ел да күрсәткечләр шул тирә иде. Шул ук вакытта без бизнес тиз генә юкка чыга алмавын да аңлыйбыз, моның өчен билгеле бер процедуралар узарга кирәк. Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашулардан аңлашылганча, бизнесның күпмедер өлеше үз эшен туктатты. Һәм безнең бурыч – әлеге эшмәкәрләргә кабат аякка басарга ярдәм итү, – ди Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Пандемия вакытында Татарстанның бизнес-омбудсмен аппаратына да җиңел булмаган. Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, әгәр 2013 – 2019 елларда алар эшмәкәрләрдән 8819 мөрәҗәгать кабул итсә, быелның март – август аралыгында 13,3 мең кеше төрле сорауларын яудырган. Аларның эчтәлеге дә үзгәргән. Пандемиягә кадәр закон белән бәйле сораулар керсә, соңгы айларда бизнес вәкилләрен ярдәм чаралары, чикләүләр кызыксындырган.
– Өч актуаль сорау арасында аренда мөнәсәбәтләре дә бар, – ди Фәрит Абдулганиев. – Арендага алып торучылар арендага биреп торучылардан «безнең хәлгә кермиләр» дип зарлана. Соңгылары «үз проблемаларын арендага биреп торучылар өстенә йөкләмәкче булалар» дип, канәгатьсезлек белдерә. Без мондый очракларда мәсьәләне уртага салып сөйләшергә чакырабыз. Мәсәлән, Түбән Кама районында шундый сөйләшүләр матур нәтиҗәгә китерде: 54 сәүдә үзәкләрендә эшләүче эшмәкәрләр апрель, май өчен аренда түләвеннән азат ителде.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү