Казандагы вакытлыча госпитальләр ябыла, районнарда кала

Коронавирус пандемиясе башлангач, Республика клиник хастаханәсе (РКБ) базасында травматология үзәге вакытлыча госпиталь итеп үзгәртелгән иде. Анда коронавируслы сырхауларны дәваладылар. Бу атнада госпиталь вируслы чир белән авыручыларны кабул итүдән туктый.

Барлык хасталар савыгып, өйләренә чыгып киткәч, травматология үзәге элеккеге режимда эшли башлаячак. Табиблар өч сменада эшләячәк. Операцияләрне иртән, көндез һәм төнлә ясаячаклар.

– Коронавирус түгелме дип шикләнелгән сырхаулар Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә җибәрелә. Әлеге дәвалау оешмасы Казан һәм үзәк округ өчен провизор ролен үти, – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында

Казандагы сугыш ветераннары госпитале һәм 16 нчы шәһәр хастаханәләреннән дә коронавирус яки пневмония белән авыручылар чыгарыла икән. Сырхаулар күп булганлыктан, район үзәк хастаханәләрендә дә вакытлыча госпитальләр ачканнар иде. Аларны нинди үзгәреш көтә? Әлеге соравыбызга министр урынбасары болай җавап бирде:

– Районнарда байтак кеше амбулатор, ягъни өй шартларында дәвалана. Коронавирус инфекциясенең бер көнлек яки бер айлык кына түгел икәнен беләбез. Киләчәктә икенче дулкын булмас дип тә кистереп әйтә алмыйбыз. Бер ябып, бер ачып йөрмәс өчен, районнардагы госпитальләргә әлегә кагылмыйбыз, алар эшләячәк. Биектаудагы, Арчадагы, Буадагы госпитальләргә шул җирлектәге сырхауларны китерәчәкләр.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, быел республикада гадәти грипптан 2 миллионнан артык кешегә вакцина ясалачак.

– 1 миллион 700 мең олы кешегә, 600 меңнән артык балага прививка ясарга җыенабыз, – ди Любовь Авдонина. – Татарстандагы медицина оешмаларына беренче партия вакцина 31 августта кайтып җитәргә тиеш. Ул балаларның – 45, олыларның 30 процентына ясау өчен җитәчәк.

Беренче чиратта, балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник чире булган кешеләргә, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә игътибар итәчәкләр. Аннары студентларга, медицина һәм мәгариф өлкәләрендә эшләүчеләргә ясыйлар. Бер үк вакытта кызамык, пневмония һәм башка йогышлы чирләргә каршы да ясатырга мөмкин. Бик күп кешене коронавируска каршы вакцинаның кайчан кулланылышка керүе кызыксындыра.

– Бу уңайдан әлегә кулда бернинди норматив документ та юк. Башка прививкалар федераль закон белән беркетелгән һәм илкүләм календарьга кертелгән. Яңа вакцинаның кайчан, нинди тәртиптә кулланылышка керәсен әлегә әйтү кыен, – диде Роспотребнадзор вәкиле.

P.S. Татарстанда кешеләрнең 20 проценттан артыгында коронавирус инфекциясенә rfhis иммунитеты бар. Бу хакта «Новости» мәгълүмат агентлыгы Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Фәния Арсланова   


Фикер өстәү