Безнең вакцина чит илнекеннән калышмый

Мәктәп сыйныфында өч бала коронавирус белән авырса һәм диагнозлары расланса, барлык сыйныфташларын да өйгә 14 көнлек үзизоляциягә озатачаклар. Әгәр бер бала чирләп китсә, сыйныфташлары укуын дәвам иттерәчәк, әмма Роспотребнадзор идарәсе күзәтүендә булачаклар. Мәктәпләр ябылмасмы икән, нәрсә булып бетәр? Байтак кына ата-аналар шул сорауга җавап табарга тырыша.
– Бу уңайдан бер дә киеренкелек тудырасы килми, һәр очрак аерым тикшереләчәк, – ди Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. – Аннан соң балалар арасында коронавирус йоктыру очраклары да бик аз.
Айрат Фәррахов Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белән бергә «Бердәм Россия» партиясе иҗтимагый кабул итүе вакытында халык сорауларына онлайн җавап бирде. Сәламәтлек саклау мәсьәләсе буенча сорауларның шактые пандемия чорында килеп туган вазгыятькә һәм сезонлы вируслы чирләргә кагылышлы иде. Айрат Фәррахов әйтүенчә, дистанцион сөйләшү ачыктан-ачык очрашып әңгәмә коруны тулаем алмаштыра алмаса да, пандемия чорында иң уңайлы аралашу чарасына әйләнде.
Марина Патяшина фикеренчә, республикада ковид белән авыру очраклары кимеде, ләкин бөтенләй бетмәде. Көн саен 30га якын яңа очрак теркәлеп тора. 17 августтан Татарстан чикләүләрнең өченче этабына күчте. Байтак кына оешмалар эшли, ләкин, зур сәүдә үзәкләрендә балалар уен мәйданчыклары, кальян белән сәүдә итү пунктлары ачылмады. Ковидтан дәвалау өчен вакытлыча ачылган госпитальләр берәм-берәм ябыла. Республика клиник хастаханәсе, Казандагы сугыш ветераннары госпитале элеккеге режимда эшләүгә күчте. Ковид белән авырган балаларны Казандагы 1 нче балалар хастаханәсендә дәваладылар. «Коронавирус чире белән сабыйлар сирәк чирли. Аларда көзге, кышкы чорда тирән тын юллары вируслы чирләре, грипп күбрәк күзәтелә», – ди Владимир Жаворонков. Ә авырмас өчен иң нәтиҗәле чара – вакцина ясату. Бу уңайдан белгечләргә: «Балага кайсы вакцинаны ясату яхшырак: үзебезнең эшләнмәнеме, әллә чит илнекенме?» – дигән сорау җибәрделәр.
– Балаларга гадәти гриппка каршы прививка бакчаларда һәм мәктәпләрдә ясалачак. Моның өчен ата-аналарның язмача рөхсәте кирәк булачак, – ди Владимир Жаворонков. – Теләгән кеше аны сырхауханәгә барып та ясата ала. Табиб иң элек баланы яхшылап карарга тиеш. Илкүләм календарь кысасында бушлай ясалучы вакцина – үзебезнең эшләнмә, сыйфаты чит илнекеннән бер дә калышмый.
Аның сүзен Марина Патяшина дәвам иттерде. Белгеч фикеренчә дә, Россия эшләнмәсе составы ягыннан чит илнеке кебек сыйфатлы, нәтиҗәле, шуңа күрә бушлай ясату мөмкинлеге булганда, акчаны әрәм-шәрәм итәргә кирәкми.
– Мин дә, балаларым да фәкать үзебезнең вакцинаны ясатабыз. Аның саклану вакыты бер елга исәпләнелгән, – ди республиканың баш санитар табибы.
Шулай да, прививканы бөтенләй яки вакытлыча ясарга ярамый торган төркем дә бар. Тавык аксымына аллергия булганнарга ясату тыела. Вируслы чирләр белән авыручыларга яки аннан күптән түгел генә савыккан кешеләргә берничә атна ясатмау хәерлерәк.
Россиядә ковидтан да вакцина пәйда булды. Ул Татарстанга кайчан кайта һәм шунда ук бөтен кешегә ясый башлаячаклармы? Яңа вакцина әлегә сынау үтә һәм ноябрь аенда аны төбәкләргә дә җибәрәчәкләр, шулай ук сынау шарты белән генә. Моның өчен медицина хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк һәм аны быел бөтен кешегә дә ясарга җыенмыйлар.
Чираттагы сорау Чүпрәледән иде. Районда томография кабинеты ачып булмыймы дип сорадылар. Республикада хәзер андый кабинетлар йөзгә якын икән. Ул елдан-ел төрле өлкәләрдә киң кулланылышка керә, ләкин барлык районда да аны ачу мөмкинлеге юк. «Чүпрәле мөрәҗәгатен аерым карарбыз, халык тикшеренү үтү өчен кайсы районга йөри, ничә чакрым ара уза – өйрәнербез һәм җавап бирербез», – диде Владимир Жаворонков. Туберкулездан тикшеренү чаралары турында сорашкан Алия ханымга да белгечләр үзе белән сөйләшеп, соңрак җавап бирергә вәгъдә итте.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү