Коронавирус фаразы: «Май аенда иркен сулыш алырбыз»

Бүгенге эпидемиологик вазгыять беркемне дә битараф калдырмый. Коронавирус инфекциясе кайчан бетәр, аннан ничек сакланырга, кабат чикләүләр кертелмәсме? Әлеге һәм башка сорауларга Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина онлайн җавап бирде.

Татарстан карантинга ябылмаячак
Роспотребнадзор идарәсе менә тугыз ай инде эпидемиологик вазгыятьне контрольдә тота. Хәзер дә чир чигенергә уйламый әле, вирус белән яшибез, аңа каршы көрәшәбез, – ди Марина Патяшина. – Тик Татарстан чикләре ябылмый. Карантин чаралары пандемия башланганда кирәк иде. Хәзер вазгыять башкача һәм чикләүләргә кире кайтырбыз, дип борчылырга кирәкми.
Дөрес бүтән төбәкләрдә хәл үзгәрәк. Яңа ел каникулларында кая да булса барырга җыенсагыз, андагы вазгыятьне өйрәнегез. Кайбер төбәкләрдә бәйрәм көннәрендә күңел ачу, җәмәгать туклануы оешмалары ябык булачак. Республикада 31 декабрьдә төнге 3кә кадәр эшләргә рөхсәт ителде. Корпоративлар үтәчәк, аларны уздыру тыелмый. Тик тирән тын юллары вируслы чирләре белән авыручыларга, хроник чире булганнарга, 65 яшьтән узганнарга күп кеше җыелган урыннарга барып күңел ачарга киңәш итмибез. Банкет залларында 100 дән дә артык кеше җыелырга ярамый. Бер кешегә 4 квадрат метр урын булырга тиеш. Залда бер юлы бер компания генә утырырга тиеш. Бер өстәл белән икенче өстәл арасында 1,5 метр ара саклансын. Санитария таләпләре һәркайда үтәлергә тиеш. Гыйнвар аенда авырулар кисәк артуын теләмибез.

Хасталар саны артса да, хәл тотрыклы
Май, июнь айларында коронавирус инфекциясе һәм ОРВИ белән авыручылар күплегенә борчылдык. Тын юллары вируслы чирләре җәйге чорга хас нәрсә түгел. Сентябрь аенда бик күп кеше ялдан соң эшкә чыкты, балалар укырга китте һәм хасталар артык дип фаразладык. Алай булып чыкмады. Октбярь уртасында чир күтәрелеше сизелде, чөнки ковидка сезонлы чирләр дә өстәлде. Ноябрьдә дә, октябрьдә дә авыручылар күп булды. Ул ел азагына кадәр кимемәс тә, ләкин барыбер хәлне тотрыклы дип әйтә алабыз.

Коронавирусмы, ОРВИмы?
Миңа диагнозны дөрес куймадылар, ахры, дип шикләнүчеләр аз түгел. Ковидка шик булганда кешедән медицина оешмасында мазок алалар. Нәтиҗә уңай яки тискәре булырга мөмкин. Пандемия башланганда тикшерү Роспотребнадзор лабораторияләрендә генә башкарыла иде. Хәзер бу эшкә сәламәтлек саклау оешмалары һәм хосусый клиникалар кушылды. Кайбер очракларда төгәлсезлек тә китә, шуңа күрә кабат тикшерү мөмкинлеге бар. Икенчедән, ковидка анализ тамактан һәм борын куышлыгыннан алына. Ә чирне китереп чыгаручы вирусның ул вакытта үпкәгә төшеп утыруы да ихтимал. Анализ чирне күрсәтми, ләкин кеше авырый. Бу очракта башка тикшерүләр дә үткәрелә һәм дәвалау билгеләнә. Госпитальдә анализ берничә тапкыр алына. Статистика исә мазок анализы раслаган авырулар буенча гына алып барыла. Өйдә берәрсе авырса, унынчы көндә аның белән яшәүчеләрдән дә анализ ала идек. Тик аларда еш кына чир табылмады. Ә соңрак кан анализы аша антитәнчекләр булуы ачыкланды. Димәк, кеше авырса да, анализ күрсәтмәгән. Ковид белән симптомсыз авыручылар да шактый. Өйдә авыручылар булганда саклану чарасы күрергә кирәк, чөнки гаиләләре белән авыручылар да аз түгел.

Антитәнчекләр авырып алганны күрсәтә
Кешедә ковидтан антитәнчекләр бармы икәнен ачыклау җәһәтеннән республика пилот проектта катнаша. Аны ачыклау беренче тапкыр июнь аенда үткәрелде һәм проектта 2947 кеше катнашты. Шуларның 31,3 процентында антитәнчекләр бар иде. Сентябрьдә бу күрсәткеч 45,2 процентка җитте. Декабрьдә аңа янә керештек, ел азагына нәтиҗәсе 60 процентка җитәр дип өметләнәбез. Балаларның олыларга караганда ковид белән 11 тапкыр азрак авыруы ачыкланды. Коронавирус инфекциясе белән авыручылар язга таба кимер һәм май аенда иркен сулыш алырбыз, дип уйлыйм.

Гадәти грипптан вакцина ясатып була, ә ковидтан сынау үтә
Гадәти гриппка каршы вакциналарны 15 декабрьгә кадәр ясатып була. Аны республика халкының 60 процентына ясарбыз дип ниятләгән идек. Хәзергә 52 процент вакцинация үтте. Татарстанга шушы көннәрдә коронавирус инфекциясенә каршы “Спутник V” вакцинасы кайта башлый. Аны беренче чиратта чир ияртү куркынычы булган кешеләргә – мәгариф, медицина оешмаларында эшләүчеләргә ясыйлар. Шулай ук республикада “ЭпиВакКорона” вакцинасы да сынау уза. Ул өченче стадиядә сынала. Бер генә прививканы да мәҗбүри ясарга тиеш түгелләр. Үзебездә чыгарылган әлеге вакциналар сыйфаты ягыннан чит илнекеннән калышмый. Дөрес, сынау вакцинасын бер ел эчендә балага узып, бәби табарга уйлаган гаиләләргә ясатырга киңәш ителми. Ул тулысынча өйрәнелмәгән һәм аның карындагы балага ничек тәэсир итәчәге билгесез. Тамак авыртканда, ютәл булганда да, вакцина ясатуны ике атнага кичектереп торырга кирәк.

Ковидтан анализ тапшыргач, нәтиҗәсе озак килмәсә?
Чит илдән кайткач, ковидтан анализны аэропортта ук тапшырып була. Кайчакта аның нәтиҗәсе озак килми дип зарланалар. Лабораториягә китерелгән анализ 48 сәгать эчендә әзер булырга тиеш. Аэропортта тапшырганда нәтиҗәсен гадәттә кешенең электрон почтасына җибәрәләр. Ул адрес анкетада күрсәтелә. Тик аны төгәл язмасаң, хәбәр иясенә барып җитмәячәк. Бу уңайдан сораулар булса, тәүлек буе эшләүче кайнар линия телефонына (8-800-222-59-00) шалтыратып белешегез.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү