Вируслы чирләр котырган чорда сәламәтлекне ничек сакларга?

«Чирләп киттем әле». Соңгы арада, кемгә сүз катма, шулай ди. Бер караганда, эссе җәйдән шундук салкын көзгә атламадык та кебек: сентябрь җылысын мулдан бирде. Шуңа да карамастан чир чигенмәде, көзнең беренче айларында салкын тию, шул исәптән коронавирус белән дә ешрак авырый башладык. Вируслы чирләр котырганда сәламәтлекне ничек кайгыртырга? Вакцина ясатыргамы, юкмы? «ВТ» хәбәрчесе белгечләр белән шул сорауларга җавап эзләде.

«Рекламада күрсәтелә торган дарулардан сак булыйк!»

Гадәттәгечә, алдан бераз статистика. Бу елның 7 аенда Татарстанда грипп белән авыру күрсәткече, 2022 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 10,9 тапкыр арткан (2838 очрак). Бу чорда республикада 100 мең кешегә 122,2 грипп очрагы туры килгән.

Россия буенча саннарга килсәк, соңгы атнада грипп һәм ОРВИ белән чирләү күрсәткече 25 процентка кимеде, ди Роспотребнадзор. Коронавирус белән чирләүчеләрнең саны ил күләмендә 16 меңнән артыграк.

Ни өчен көзгә кергәч, чирләр дә кире кайта? Прививкаларның файдасы бармы? Йөткерү, төчкерү кебек чир билгеләре булганда шундук даруга ябышасымы? Педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус ЛОТФУЛЛИН белән сөйләшүебез дә шул сорауларга ачыклык кертүдән башланды.

– Илдус Җәүдәтович, бик наив сорау булса да, сорыйк инде: ни өчен көз җитүгә күпләп авырый башлыйбыз? Әллә җәен иммунитетны тиешенчә ныгытмыйбызмы?

«Салкын тию» дигән төшенчә чынлыкта салкынга бәйле түгел. Кыш һәм көзен кешеләр күбрәк вакытын тынчу, саф һава булмаган урыннарда, бина эчендә үткәрәләр, шуңа күрә дә күбрәк концентрациядә вирус йоктыралар.

«Салкын тию»не китереп чыгаручы төп вирус – риновирус – салкынча тирәлектә үзен яхшырак хис итә, шул тирәлектә озаккарак тоткарлана. Шул сәбәпле дә кешеләр ешрак чирли. «Салкын тию» салкын белән түгел, инфекциягә бәйле.

– Хәзер коронавирусның яңа штаммнары хакында да күп сөйлиләр. «Пирола» дигәне куркыта. Коронавирус безгә яңа «күчтәнәч»ләр әзерли әллә?

– Фәнни яктан чыгып бу геновариантны «BA.2.86» дип атау дөрес, «омикрон»нан килеп чыккан ул. Беренче булып ул бу елның июлендә Даниядә табылды. Хәзерге көндә әлеге штамм-вариантның үткәннәреннән начаррак, зәһәррәк формада узуына ниндидер дәлилләр юк. Аның молекуляр структурасы башка, аерылып тора, иммун системасы аны тулысынча танымый. Менә шуңа күрә тарала да инде ул.

Вирусның зәһәрлеген күрсәтүче төп күрсәткечләрнең берсе – төп госпитализация проценты, ягъни инфекция йоктырган кешеләрнең күпме проценты хастаханәгә эләгә – менә шуңа карыйсы. Беренче, икенче, өченче «дулкын»нарны бик яхшы хәтерлибез бит. Госпитализацияләнүчеләр саны күп иде. Мин хәтта үзем дә пневмония белән хастаханәдә яткан идем.

– Илдус Җәүдәтович, салкын тию, ОРВИ, грипптан дәвалануның төп кагыйдәләрен искә төшерсәк иде. Алайса, без хәзер төчкерсәк тә, йөткерсәк тә, тизрәк даруга, антибиотикка ябышырга күнегеп барабыз бугай.

– Профилактика кагыйдәләре үзгәрмәде, алар шул ук. Бина эчендә һава җилләтелгән һәм саф, ә куллар чиста булырга тиеш. Төчкергәндә һәм йөткергәндә битне капларга кирәк. Үз сәламәтлегебезне алдан ук кайгырту зарур: дөрес туклану (Д витамины һәм тимер җитмәгән очраклар булырга мөмкин), диабет, симерү, кан басымын контрольдә тоту. Аларга игътибар итмәсәк, инфекцияне эләктереп чирләү авыр формада узарга мөмкин.

Дәвалауга килгәндә, ОРВИ белән чирләгән кешегә дару түгел, ә аның хәлен дөрес итеп бәяләү кирәк. Әгәр дә чир катлаулы булмаган формада уза икән, дару эчүдән тыелып торырга була. Антибиотик урынына күпләр су эчү, антиконгестант (сосудосуживающее) урынына томау төшкән борынны тозлы су белән яхшылап юдыру күпкә нәтиҗәлерәк тә, зыянсызрак та. Чир катлаулы формага күчкәндә генә табиб антибиотик билгели.

Нәтиҗәлелеге исбатланмаган дарулар турында да онытмыйк. Фәнни телдә «плацебо» дип әйтсәк, халык аларны «фуфломицин» дип йөртә.

Рекламада шундый яхшы иттереп «иммунитетны күтәрүче», «вирус-бактерияне үтерүче», «саулыкны тиз арада кайтаручы» дип тәкъдим ителүче дарулар хакында сүзем. Тискәре яклары өйрәнелмәгән «противовирусный», «имунномодулятор» дарулар аптекада сатылса да, алар зыянлы булырга мөмкин. Мең дә бер төрле БАДларга да кагыла бу. Сак булыйк! Ни кызганыч, шул исбатланмаган даруларны һәм БАДларны җитештерүчеләрнең акча казану теләге шул бу.

– Вакциналар да күп хәзер. Прививка кадатканда, кайсын сайлыйсы, үзеңә яраклысын ничек табасы?

– Узган сезонда грипп авыр үтте, кешеләр бу начар инфекция белән икешәр тапкыр чирләде. Балаларда да чир шактый кискен барды. Гриппка каршы вакцина кадату – инфекциягә каршы көрәшнең төп юлы.

Вакциналар төрле була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының тәкъдиме мондый: ясала торган вакцинада 4 төрле компонент булырга тиеш, һәрберсенең микъдары 15 микрограммнан аз булмасын. Импорт вакциналарның барысы да моңа туры килә. Россиядә ясала торганнарның «Ультрикс Квадри» дигәне шулай ук әлеге таләпләргә җавап бирә. 6 айдан башлап рөхсәт ителә ул. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, үпкә авырулары булган кешеләргә пневмококктан да вакцина ясату дөрес булыр.

– Прививкага каршы булган кешеләргә ни диярсез? Нинди киңәш бирерсез?

– Ниндидер усаллану, ачу белән җавап бирәсем килми. Болай да күп ич инде усаллык бу дөньяда, инде табибтан да усаллык чыгарга тиеш түгел. Явызлык булышмый да ул. Кешеләргә чакыру, эндәшү, мөрәҗәгать белән: «Бу сорауга эмоция-хис ягыннан түгел, фикер йөртү ягыннан чыгып, рациональ карагыз әле!» – дияр идем.

Ата-аналарны соңгы вакытта коклюш дигән чир дә борчый. Аннан ничек сакланырга һәм дәваланырга?

– Юкка гына түгел шул бу куркулар. Мин инде табиб булып 15 ел эшлим, коклюшның шулкадәр көчле булган чагын хәтерләмим. Пандемиянең бер кайтавазы бу дип фаразлаучылыр бар. Вакцинасыз балаларның күп булуына да бәйлиләр моны.

Эпидемиология күзәтүләре ничектер, ә менә үзенең эш урынында һәр педиатр коклюшның ешаюын күрә. Коклюштан 100 процент нәтиҗәле дәвасы юк. Беренче атналарда антибиотик эчү (макролид төркеменнән булганын) буылып ютәлләүне җиңелләштерә. Башка дарулар, кызганычка, нәтиҗә бирми.

Вакцинация коткара инде, әлбәттә, башка чара юк. Бәләкәй балаларга да ясала ул. 6 яшьтә ревакцинация ясау дөрес. Зурларга да ревакцинация ясау бик хәерле.

Кайгырмыйча кайгыртасы

Вируслы инфекцияләрнең көзге чорда «чәчәк атуы» ел саен күзәтелә. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, 2020–2022 еллар гына искәрмә була ала. Ник дигәндә, бу елларда коронавирус хакимлек итте. «2020 елда грипп булмады диярлек. 2021 елда «дельта-штамм»ның тәэсире кими башлагач, грипп килеп чыкты. Аннан «омикрон» пәйда булды да, гриппны чигерде. Бер инфекция чыгып тора, өстенлек итә, калганнары бу вакытта үзен күрсәтми», – ди белгеч.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренчә, сезонлы чирләрнең күтәрелешенә аптырыйсы юк. «Барысы да җәйге каникуллардан һәм ял көннәреннән соң коллективка кайта бит: балалар – мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, өлкәннәр эшкә бара», – ди ул.

Иммунитетны ничек ныгытырга соң? Терапевт, пульмонолог Олег Абакумов бу җәһәттән менә ни ди:

– Сәламәтлекне температура югары күрсәткечкә җитеп, борынга томау төшкәнче үк кайгырта башларга кирәк. Урамда градус үзгәрү дә чирләр һөҗүменә сәбәпче. Иреннәр ярыла, борын асты кызара башлау да вируслар һөҗүме турында сөйли. Организмны беренче салкыннарга ияләштерергә кирәк. Иммунитетны ныгытуның беренче адымы – сәламәт йокы. Тулысынча караңгыда йокларга кирәк. Бер үк вакытта йокларга яту мөһим. Төнге 12дән дә калмаска тырышыгыз. Йоклар алдыннан телефонда утырмаска кирәк. Каһвә, энергетикларны тормышыгыздан сызып ташлыйсы. Йоклар алдыннан 400 мг магний эчәргә кирәк. Өегездә һава дымландыргыч булса, бигрәк тә яхшы. Бу сулыш өчен генә түгел, тән тиресе матурлыгы өчен дә файдалы.

Олег Абакумов сүзләренчә, күпләп су эчү дә мөһим. Тәүлегенә 1,5–2 литр эчәргә киңәш ителә. Су туйдырса, морс, үлән чәйләренә күчәргә дә ярый.

– Баллы тәм-томнарны читкәрәк алып куясы, күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Иммунитет өчен аксым да мөһим. Шуңа күрә рационга тавык һәм күркә итен кертү хәерле. Энергия өчен ярмалар җаваплы, – ди табиб.

Көзге-кышкы чорда А, С витаминнары, кальций белән дуслашырга кирәк. «Әфлисун һәм башка цитруслы җиләк-җимеш, алма, карлыган, киви, баллы борыч, чөгендер, укроп, тозлы кәбестәгә игътибар итегез», – дип киңәш итә белгеч.

Олег Абакумов физик күнегүләр хакында да онытмаска куша. Тернәкләнү һәм физик активлык өчен иң яхшысы – йөгерү һәм фитнес, ди ул. «Штангага тотынырга, стадионда кисәк йөгерә башларга киңәш итмим. Паркта салмак кына йөрергә, велосипедка утырырга мөмкин», – дип искәртә белгеч.

Кайсы ковид та кайсы грипп?

Кайсы вирус нинди чир китереп чыгарганын түбәндәге билгеләр буенча чамаларга мөмкин.

Уртак билгеләр Кайсына нәрсә хас?
*Хәлсезлек

*Буыннар һәм мускуллар сызлавы

*Баш авыртуы

*Интоксикация (агулану)

*Кызышу синдромы (лихорадка)

*Грипп очрагында температура кисәк күтәрелә һәм югары күрсәткечкә менә (38–39 градус).

* Аденовирус инфекцияләре һәм парагрипп очрагында температура – 37,5, сирәк очракта 38дән югарырак була.

* Гриппның беренче көннәренә «коры борын» хас, ягъни борынга томау төшми.

* Риновирус инфекциясе вакытында борын тыгыла.

* Аденовирус инфекциясе вакытында тамакта авырту сизелә, конъюнктивит барлыкка килергә мөмкин, лимфа төеннәре зурая.

* РС-инфекция очрагында пневмония билгеләре күзәтелергә мөмкин (ютәл, сулыш алу кыенлашу). Балалар өчен ул аеруча куркыныч тудыра.

Искәрмә: төгәл диагноз кую өчен, лаборатория тикшерүе узарга кирәк!

 Белеп тор!

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе вируслы авырулар сезонына кагылышлы сорауларга җавап бирү өчен «кайнар элемтә» үткәрәчәк. Кызыксындырган сорауларны 2–13 октябрь аралыгында иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр бирергә мөмкин.

Телефон номерлары: 238-52-11, 238-96-84.

 

Уйдырма Чынбарлык      
Сарымсак ашасаң, чирләмисең Сарымсак ашау, билгеле, файдалы. Әмма аны күпләп ашау ашказанына зыян салачак.
Антибиотик = дәва Грипп ул – вирус. Шуңа күрә аннан дәваланганда вируска каршы препаратлар кулланалар. Нәрсә эчәсен табиб кына билгели ала.
Гриппны дәваларга кирәкми, вакыты җиткәч, уза Вакытында дәваламасаң, ахыры хәерле булмаска мөмкин.
Прививка ясатам да авырмыйм Авыру сайлап йөрми, ул кемгә дә иярә ала. Әмма прививкасы булган кешеләр аны җиңелрәк кичерә.

 Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү