10 декабрьдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
«Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз», диелгән хәбәрдә.
Шулай ук төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчүчән акрын җил исәчәк.
Төнлә 15-20 градуска кадәр салкын булачак, аязганда 28 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез 9-14 градус салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.