Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров җырчы Рафаэль Ильясов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты

ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР халык артисты, Рәшит Ваһапов исемендәге премия лауреаты, массакүләм мәгълүмат чаралары тармагы ветераны Рафаэль Зариф улы Ильясов 9 декабрь көнне 82 нче яшендә вафат булды.

Рафаэль Зариф улы тармакта – 50, сәхнәдә – 45 елдан артыграк, радио һәм телевидениедә – 40 ел дәвамында татар халкы мәдәниятен пропагандалау эшчәнлеген алып барды. Аның казанышлары республика тарафыннан югары бәяләнде: ул “Фидакарь хезмәт өчен” медале һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде.

Татар мәдәнияте хәзинәсенең традицияләрен саклау һәм баетуга үзеннән зур өлеш керткән олуг артист арабыздан мәңгегә китте.

Татарстан җәмәгатьчелеге өчен  бик авыр югалту бу.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе  Әсхәт Сәфәров


Фикер өстәү