Татарстан җитәкчелеге Наилә Гәрәева вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Татарт театрының күренекле артисты, Россия Федерациясенең – атказанган, Татарстанның халык артисты 28 ноябрь көнне 84 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Наилә Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. 1961 елда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәммлаганнан соң, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына кабул ителеп, 60 елдан артыграк вакыт дәвамында шунда хезмәт куйган.
Ул тәүге тапкыр икенче курста укыганда сәхнәгә менгән: “Беренче мәхәббәт” спектаклендә катнашкан. Актриса тудырган Рахилә образы, тиңдәшсез таланты, мөлаемлылыгы һәм хиссилеге белән, Наилә Гәрәевага гаять зур популярлык китергән. 60нчы еллар ахырында иң уңышлы хезмәтләреннән берсе – Чыңгыз Айтматовның “Тополек мой в красной косынке” повесте буенча куелган спектакльдә Асель образы да бик югары бәяләнде: биредә ул йомшак күңелле, шул ук вакытта көчле рухлы кызның үтә катлаулы кичерешләрен бик оста итеп күрсәтте.
Наилә Гәрәева, Татар академия театрының данлыклы коллективы тарихын гәүдәләндереп, татар актерлары мәктәбенең иң яхшы традицияләрен үзенә сеңдергән чын сәхнә остасы иде. Үенчәлекле, күпкырлы таланты, еллар узган саен арта гына барган бетмәс-төркәнмәс иҗади илһамы аңа дөнья, рус һәм татар классикасы спектакльләрендә, шулай ук заманча драматургия әсәрләрендә 100дән артыграк төрле образлар тудыру мөмкинлеге бирде.
Тамашасыларның төрле буыны аның бик күп күркәм образларын күңеленә сеңдерде. Алар арасында –Зөбәйдә (“Зөбәйдә – адәм баласы”), “Әни килде” (Әни), Гөлтәкин (“Айдын”), Зөбәрҗәт (“Ай тотылган төндә”), Диләфрүз (“Диляфрүзгә дүрт кияү”), Миләүшә (“Дуслар җыелган җирдә”), Миләүшә (“Хушыгыз!”), Энҗе (“Кол Гали”), Бибкәйнур (“Кыю кызлар”), Күрше (“Бичура”), Сабира (“Зәңгәр шәл”), Шәмсия (“Казан сөлгесе”), Анфиса (“Өч сеңел”), Абруй – (“Мәхәббәт турында сөйләшик”), Хәлимә Әмировна (“Көттереп килгән җәй”), Әни (“Саумы, әни, бу мин!”), Миңниса “Әтәч менгән читәнгә” һәм башка бик күп образлар.
Наилә Гәрәеваның тормыш юлы һәм гаиләсе актерлык һөнәренә иксез-чиксез тугрылык үрнәге булып тора. Ул 20 елга якын вакыт дәвамында Казан дәүләт мәдәният институтында һәм Казан театр училищесында яшь буынны укыту, тәрбияләү эшчәнлеген алып барды.
Наилә Гәрәеваның күп еллык нәтиҗәле хезмәте югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнде. Алар арасында – Дуслык, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орденнары, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, Габдулла Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе.
Наилә Хәким кызы, тамашачысының иксез-чиксез мәхәббәтен яулап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр үз эшенә тугрылыклы булды. Күренекле актрисаның күпкырлы иҗаты, милләтебезнең тгомуми казанышына әйләнеп, татар театр сәнгатендә кабатланмас эз калдырды.
Сөекле артистыбыз, талантлы кешенең якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Р.Н. Миңнеханов, М.Ш. Шәймиев, Ф.Х. Мөхаммәтшин, А.В. Песошин, Ә.Ә. Сәфәров, М.Г. Әхмәтов, И.Р. Метшин, И.Х. Әюпова, Р.Р. Зәйдуллин, Ф.Р. Бикчәнтәев, Р.Ш. Әхмәдиева, Р.Р. Таҗетдинова.


Фикер өстәү