25 гыйнвар. Шәхесләр

Опера режиссеры, педагог, РСФСРның атказанган артисты Боголюбов Николай Николаевич 1870 елда Самара губернасы Богырыслан шәһәре тирәсендә туа.

1911–1917 елларда Петроградның Мария театрында куючы-режиссер, соңрак Одесса, Баку, Тифлис, Свердловск, Горький һ.б. шәһәрләр театрларында баш режиссер булып эшли. 1923–1928 елларда Азәрбайҗан, 1928 елдан Тифлис, Одесса консерваторияләре профессоры була.

1894 һәм 1901–1905 елларда Казанда эшли. Казан опера театрында аның тарафыннан дистәләгән опералар сәхнәләштерелә.

Опера либреттолары сериясен һәм «Несколько слов о музыке восточных народов» исемле кереш сүзен басмага үз аңлатмалары белән татар телендә әзерли. Боголюбов татар телендә опера турындагы беренче басманы – А.Бородинның «Князь Игорь» операсын (либретто) дөньяга чыгара.

1951 елның 4 мартында вафат була.

 

Акушер-гинеколог, ТАССРның атказанган табибы, Социалистик Хезмәт Герое Хәсәншина Газыйфа Хәсән кызы 1915 елның 25 гыйнварында Чистай районы Нарат Елга авылында туа.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1936), Азнакай районы Сәпәй участок хастаханәсендә хатын-кызлар һәм балалар консультациясе мөдире булып эшли. 1945–1947 елларда Көньяк Сахалин территориясендә яши.

1947 елда кабат Азнакай районына кайта. Район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире (1954–1970), Үзәк район хастаханәсе акушер-гинекологы (1970–1972) булып эшли.

1986 елның 20 октябрендә Азнакайда вафат була. Хәсәншина исеме Азнакай шәһәренең бер урамына бирелә. Ул яшәгән йортка мемориаль такта куела (1997).

Драма актрисасы, ТАССРның халык артисты Садыйкова Ләлә Махиян кызы 1928 елның 25 гыйнвары, Бөгелмә кантоны Татар Кандызы авылында туа. Сәхнә эшчәнлеген 1943 елда БАССРның Туймазы поселогы мәдәният йорты агитбригадасында башлап җибәрә. 1944 тән Туймазы татар күчмә, аннары Буа колхоз-совхоз театрлары актрисасы. 1955 тән Әлмәт татар драма театры труппасында эшли. Л.М.Садыйкова әлеге театр сәхнәсендә, тирән психологизм белән сугарылган зур масштаблы образлар иҗат итеп, истә калырлык шактый рольләр башкара.

1995 елның 5 июлендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.

 

Татар театры артисты, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Гыймай кызы Ихсанова 1938 елны Татарстан АССРның Азнакай районы Буралы (Яңа Ташлыяр) авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлый.

1961 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты була һәм шул театрга тугры булып кала. 300дән артык роль башкара. Тамашачы сокланган каһарманнарының берсе – 25 ел буена уйнаган Миләүшә (Туфан Миңнуллин «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!»).

1970 ел урталарыннан тулы канлы геройларны, гади татар аналарын уйный. 1980 елларда көчле сатирик образлар тудыра: Гөлҗиһан (Галиәсгар Камал «Банкрот»), Өммия (Туфан Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»), Хәдичә (Кәрим Тинчурин «Зәңгәр шәл»), Сәхилә (Нәкый Исәнбәт «Хуҗа Насретдин»), Әүдәки (Туфан Миңнуллин «Гөргөри кияүләре»), Әсимә (Туфан Миңнуллин «Йөрәк маем»).

2021 елның 12 мартында Казанда вафат була.

 

Язучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Вайнер (Сулимов Борис Гиршевич) 1948 елда Сахалин өлкәсенең Курил районы Буревестник поселогында туа.

Казан педагогика институтын тәмамлый. 1975–1978 елларда күптиражлы «Калининец», 1978–1990 елларда «Вечерняя Казань» газеталарында эшли, 1993–1996 елларда – «Барабашка», 1996 елдан «Зонтик» балалар журналлары баш мөхәррире.

Шигырьләрен «Веселые картинки», «Крокодил», «Огонек», «Аврора» (Санкт-Петербург) журналларында, «Литературная газета»да бастыра.

Инглиз теленнән Э.Блайтон, Д.Джекобс, Р.Брэдбери, Д.Раскин әсәрләрен, татар теленнән М.Җәлил, Г.Бәширов, Н.Арсланов, К.Булатова, Р.Миңнуллин әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Курчак театры өчен пьесалар, сценарийлар, җыр текстлары авторы.

 

 

 

 


Фикер өстәү