«Студент еллары алдагы тормышка ныклы бер нигез»

25 гыйнвар – Бөтенроссия студентлар көне. Студент еллары – яшьлекнең бер гүзәл чоры, шул ук вакытта кешене олы тормышка әзерләүче бер этап та. Ә сезнең өчен әлеге иң күңелле һәм онытылмас вакыт нәрсәсе белән истәлекле һәм кадерле?            

Булат Бәйрәмов, җырчы, алып баручы:

– Минем студент еллары бик озак – 8 ел дәвам итте. Башта Арча педагогия көллиятендә биш ел укыдым. Аннан соң өч ел Казанда. Яшьлекнең иң күңелле, иң истә калган чаклары бу. Әйтик, көллияттә укыган вакытта бәрәңгегә барулар. Башта әле бер ай укымыйсың, шунда эшлисең. Үзеңне сәхнәдә тоту, җырлау, сөйләү ягыннан да Арча көллияте зур мәктәп, бик яхшы тәҗрибә булды. Бергә укыган төркемдәшләр белән ел саен очрашып торабыз. 1999 елда Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының музыка факультетына укырга кердем. Казанда уку Ләйсән белән танышу буларак истә калды. Аның белән бер хорда җырладык, бер тулай торакта яшәдек. Икенче курста укыганда бер ел мәктәптә эшләп алдым, өченче курста радиога эшкә кердем. Укуга әзерләнеп килә торган студент, болтун идем инде (көлә). Укытучыларны бүлдерә идем, аның өчен эләгә дә иде миңа. Тынгысызрак һәм хәйләкәр идем. Әйтик, дәрескә иртән әзерләнеп киләм дә, җавап бирүчеләр булмаса, үзем кул күтәреп, шалт итеп җавап биреп куям. Аннан соң берничә дәрес әзерләнмичә йөри идем. Ул вакытларда Ләйсән дә шаккаткан иде миңа.

Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов, агроном:  

–  Дүрт ел ярым Тәтеш техникумында, җиде ел Казанда авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укыдым. Тәтештә студент булып йөргән елларда айга икешәр тапкыр, бигрәк тә бәйрәм тирәләрендә 55 чакрым ераклыктагы өемә, әнкәй, энеләрем яшәгән туган авылга кайта идем. Кыш көннәрендә җәяү я булмаса трактор чанасында. Аннан техникумнан ботинкалы чаңгы бирделәр, шуның белән кайтып йөрдем. Җәен спорт велосипеды белән кайта идем. Дүшәмбе укырга да барып өлгерәм. Бик арытса да, ял булды ул миңа, авылга кайткач, күңел тынычлана иде. Уку вакытында дәрес әзерләүне белмәдем. Укытучы аңлатуы китапка караганда башка ныграк кереп утыра иде. Имтихан алдыннан якын дусларым, олы яшьтәге студентлар белән бергә әзерләндек. Студент тормышы кызык инде. Күп җирдә катнаштым. Актив, кызыксынучан идем. Заманалар да икенче иде.  60 нчы еллар студенты буларак, кулга беренче акчаны (стипендия 14 сум иде) алдык. Ашарга тәүлеккә ярты буханка кукуруз ипие генә иде. Менә шундый иде студент елларым.

Илсөяр Ихсанова, шагыйрә:

– Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укыдым. Ул үзе бер мәктәп, аерым бер дөнья иде. Безнең төркемне зур галимә Диләрә Тумашева җыйды. Студент еллары дигәндә, иң беренче аның лекцияләре, Мөхәммәт Мәһдиев, Флера Сафиуллина, Хатыйп Миңнегуловның лекцияләре искә төшә. Алар безгә бөтенләй яңа дөнья ачты. Студент еллары тулай торактагы тормыш белән дә истә калды. Иң якын дуслар да шушы вакытта табылды. Гомер буе миңа терәк булган якын кешеләрем – Гөлфинә Гатауллина, Дания Заһидуллина, Ркаил Зәйдулла. Без бер мәдәни чараны калдырмый йөри идек. Премьерага эләкми калсаң, ул инде бер фаҗига кебек кабул ителде. Бөтен татар театрлары премьераларына, опера театрына йөрдек, Зур концертлар залында симфоник оркестр чыгышларын тыңладык. Ул вакытта акча юк, билетлар кыйммәт, ләкин юлын табып, барыбер бара идек. Шул студент елларында аралашкан, табышкан кешеләр гомерем буена янымда булды, бер-беребезне аңлап яшәдек. Бүген бергә уртак эшләр эшлибез, татар дөньясына хезмәт итәбез. Студент еллары алдагы тормышка ныклы бер нигез булды.

Ралинә Сәлимова, блогер, 23 яшь:  

– Казан федераль университетының журналистика бүлеген тәмамладым. Минем өчен студент еллары яңа дуслар табу, шәхес буларак үсү, кеше белән аралашырга, мөстәкыйльлеккә өйрәнү чоры булды. Ул еллар әнә шунысы белән кадерле. Дус кызлар белән кәеф-сафа да кордык, бергә укыдык, эшкә өйрәндек, кирәкле тәҗрибә тупладык. Студентлык вакыты – шәхси үсеш кенә түгел, гашыйк та була торган чор. Беренче курста укыганда мәхәббәтемне – булачак иремне очраттым. Дүртенче курста укыганда аңа кияүгә чыктым.

 


Фикер өстәү