9 бала әнисе Гөлнара Сәгыйтова: «Иремнең үкенече калган икән. Унынчысын да алып кайтасыбыз калган, диде»

Мәхәббәт, сабырлык, тәрбия, бәхет үрнәге. Шушы көннәрдә Казан Кремлендә әнә шундый төшенчәләрне тормыш мәгънәсе иткән гаиләләр кунак булды. Республиканың күпбалалы биш гаиләсенә «Ата-ана фидакарьлеге» медале тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк: бу дәүләт бүләге тәүге тапкыр тапшырыла. Үрнәк парлар аны Татарстан Президенты кулыннан алды.

«Ата-ана фидакарьлеге» медален гамәлгә кую карарын Татарстан Президенты гаилә һәм ата-аналарның абруен күтәрү максатыннан кабул итте. Әлеге дәүләт бүләге җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла.

– Балаларны яклау көнендә тәүге тапкыр «Ата-ана фидакарьлеге» медален тапшырабыз, аңа республиканың биш гаиләсе лаек булды, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә җыелган гаиләләргә мөрәҗәгать итеп. – Гаилә иминлеге өчен шартлар тудыру – дәүләтнең төп бурычы. Һәр гаилә гармониядә, татулыкта, уңайлы шартларда яшәсен иде, аларның киләчәккә ышаныч белән каравы мөһим.

Татарстан Президенты әйтүенчә, соңгы 10 елда күпбалалы гаиләләр саны 66 процентка арткан. «Мондый гаиләләр күбрәк булган саен, республикабыз да, илебез дә көчлерәк була», – дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, гаиләне ныгытуга һәм саклауга аерым игътибар бирү хәзер аеруча мөһим.

– Баланы әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләү – ата-ананың уртак җаваплылыгы, – диде республика җитәкчесе. – Сез гаилә институтының абруен ныгытуда лаеклы үрнәк булып торасыз, ата-аналар абруен арттыруга зур өлеш кертәсез. Сезгә гаилә бәхете, иминлек, үзара аңлашу телим.

«Ата-ана фидакарьлеге» медаленә республикада яшәүче төрле милләт гаиләләре лаек булды. Бу – удмурт, татар, рус, мордва вәкилләре. Болар – Казаннан Раиса һәм Леонид Верниковскийлар (10 бала тәрбиялиләр), Баулыдан Татьяна һәм Юрий Фарваевлар (9 бала ата-анасы), Сабадан Гөлнара һәм Фәргать Сәгыйтовлар (9 бала үстерәләр), Кукмарадан җиде бала ата-анасы Ирина һәм Юрий Искандировлар, Чистайдан Лариса һәм Андрей Рыбочкиннар (7 бала ата-анасы).

Сәгыйтовлар гаиләсе белән «ВТ» хәбәрчесе дә аралашты. Гаилә учагын сүндерми саклаучы Гөлнара апа белән гәпләшәбез. Фәргать абыйны да әңгәмәгә кушарга иде бит тә, ир-атларга хас сыйфаты бар икән шул: аз сүзле. Аның каравы эшчән, тырыш. Хәер, сөйләшә торгач, 9 балага гомер биргән ике йөрәкнең башка искитәрлек сыйфатлары да ачыкланды. Бәлки, әнә шулар бәрабәренә 29 ел бергә мәхәббәт дигән диңгездә Сәгыйтовлар корабы йөзәдер дә инде.

Әңгәмәдәшләрем икесе дә – Сабадан. Бер урамның бер очыннан. Ничек танышканнар, ничек кавышканнар – иң элек шунысын сорашабыз.

– Ирем Фәргать миннән 11 яшькә олырак, – дип хәтер йомгагын сүтәргә керешә Гөлнара апа. – Танышуыбыз турында көлешеп искә алабыз. Аның армиядән кайткан чагы, ә мин мәктәптә укыйм. «Бантик таккан бер кыз мәктәпкә бара», – дип хәтерендә калдырган ул мине. Бантикларым төрле төстә, бик күп иде шул. Менә башта шул бантикларга кызыгып, сокланып йөргән инде ул. Яз аенда кавыштык. Без өйләнешкәндә миңа – 20, аңа 31 яшь иде инде. Әти-әниләр аңлап кабул итте. Үземнекеләрнең дә яшь аермасы – 9 ел.

Айзат, Айрат, Айгиз, Фәридә, Сафия, Булат, Айдар, Фәрит, Азимурат. Сәгыйтовларның тормыш чәчәкләре – балаларының исемнәре бу. Олы балаларына – 28, кечесенә августта 5 яшь тула. Җиде баһадир һәм ике гүзәл кыз. Тугызы да тугыз төрле дияр идең, Гөлнара апа аларны берләштергән бер нәрсә – мөстәкыйльлек бар, ди.

Айзат, Айрат – Казанда эшли. Айгиз белән Фәридә – студентлар. Сафия, Булат, Айдар Саба гимназиясендә белем ала. Фәрит белән Азимурат балалар бакчасына йөри. Гөлнара апа балаларын барысын да үзе тапкан, операция белән дөньяга килгәннәре юк. Соңгысын тапканда исә әңгәмәдәшебезгә 44 яшь була инде.

– 9 бала әнисе булырмын дип башыма да китермәгән идем. Беренче балабыз – улыбыз туды. Ул вакыт калыбы буенча без инде соңарып бәби алып кайтучылар рәтендә идек. Озакка сузмыйча, бер-бер артлы тагын икене алып кайттык, – дип сөйли Гөлнара апа.

Яшьлеге белән ул вакытлардагы авырлыкларга, сизелсә дә, исе китмәгән әңгәмәдәшебезнең. 90 нчы елларны кичкән буын югыйсә.

– Акчабыз да булмаган вакытлар. Ирем ул вакытта Туктар кирпеч заводында эшли. Хезмәт хаклары да юк. Мин исә белемем буенча пешекче, хастаханәдән декретка чыктым. Әти-әниләр булышып торган, бакчада яшелчә үскән, чебиләр асраганбыз, шулай яшәлгән инде, – ди ул.

– Ул чакта бер дә зарланылмаганмы әллә? Ышанасы килми! Монда әле бар да җитеш булган заманның да китек ягын табарга тырышабыз ич! – дибез.

– Мин – тормыштан канәгать һәм тормышка позитив карый торган кеше. Әтием шундый иде. Шулай тәрбияләде дә. «Кеше сөйләп йөрмә, ыгы-зыгы чыкса, алар дәрәҗәсенә төшмә», – дип әйтә иде. Бу сүзләрне әле дә истә тотам. Ярып пешергән бәрәңгегә дә шат-риза була белде әти. Миндә менә шундый характер, кешедән көнләшмим, үземә максат итеп нидер куям икән, шуны эшлим!  – дип җаваплый Гөлнара апа. – Өченче баладан соң төрле сүзләр ишетә башлыйсың инде ул. Әмма без балаларыбызны акча өчен дип тә, башкасы өчен дә тапмадык. Ул чорда аның акчасы да юк бит инде. Кайберәүләргә каты әйтергә дә туры килгәли, артыгын кыланмасыннар.

Фото: president.tatarstan.ru

Сөйләшә торгач, әңгәмәдәшебез мәктәп чорындагы бер хатирәсен дә ачып салды.

– Мәктәп бетергәндә, укытучыбыз анкета тутыртты. Классташлар очрашуында шуларны укыдык. Мин нәрсә язган дип уйлыйсыз? – дип сорый Гөлнара апа.

– Тугыз бала алып кайтам дип түгелдер инде, шәт…

– Яраткан эшем, яраткан гаиләм һәм күп балаларым булачак дип язганмын. Һәр пункт та үтәлде. Язылганнарым тормышка ашты.

Бер-бер артлы бәби алып кайтуына карамастан, белем арттыру турында да онытмаган ул. Вакытны һәм вазыйфаларны дөрес бүлсәң, барысына да өлгереп була икәнен дәлилли әңгәмәдәшебез.

– Укырга яраттым. Укырга түләр өчен, пешекче булуым да ярап куйды: кабартма пешереп, базарга алып чыгып сата торган булдым. Күз алдыгызга китерегез: бер кулда чана белән бала, икенчесендә кәстрүл белән кабартма! Машина йөртергә дә укыдым. Безнең шул икебезгә бер «Ока» иде, ирем велосипедта йөреп торды. Минем балаларым бала тудыру йортыннан башлап минем белән машинада үсте. Кибеткә бараммы, башка җиргәме – үземнән калдырмадым. Алар белән озак вакытка аерылышып торган көнемне хәтерләмим. Берничә көнгә Казанга китәсе булса да, көнендә кайтып, икенче көнгә яңадан китә торган булдым. Аннан, балаларыбыз шәһәр күреп үстеләр. Казанның балалар мәйданчыклары, төрле чаралар, кибетләр, цирк – барысына да йөрдек. Автобуска төялеп, төшеп китә идек, ирем эштән кайтып, төнлә килеп ала иде. Без балаларның күңелләрен күрергә тырыштык, – дип хатирәләргә бирелде Гөлнара апа. – Безнең өйдә дисциплина. Балалар да моны белә. Берәр кая барасы булса, алар инде киенеп, җыенып торалар иде.

– Өченче малаебыз бәләкәй вакытта инша язган иде. «Минем әти күркәм холыклы, әни – кырыс» дип язган бу. Менә шуннан аңлагыз, – ди Гөлнара апа. – Сөйләшкәндә дә балаларым: «Әни, син безне нык тотып үстердең», – диләр. Мин исә: «Шулай дөрес булганмы соң?» – дип тә сорыйм. Балаларым шундый тәрбия алуларына сөенә, аның дөрес булуын аңлый. Хәзер син бәләкәй балаларыңны иркәлисең әле, дип тә әйткәлиләр!

Хатын-кызның күп вакыты аш-су бүлмәсендә үтүен исәпкә алып, әңгәмәдәшебездән шул хакта да сорашабыз. Ишле гаилә бергә җыелганда ризык әзерләү өчен бер тәлинкә-кашык белән генә чикләнеп булмавы көн кебек ачык лабаса.

– Тәмле ашарга яратабыз. Гадәттә, ашны 5 литрлы кәстрүлдә пешерәм. Кайбер очракларда 10 литрлысы да эшкә җигелә. Әйтик, фаршланган борыч әзерлим икән, анысын өч кәстрүл әзерлим. Гел шулай! Бәлеш икән, аның эчлеге бер чиләклек була инде, – дип сөйли Гөлнара апа. – Коймак, кекс ише нәрсәләрне Фәридәбез пешерергә ярата. Алар – кул арасында кайнашкан балалар. Киленебез Диана кайткан вакытта, шулай ук үзенчәлекле ризыклар әзерләргә тырышалар. Дөресен әйткәндә, хәзер минем вазыйфам – продукция белән тәэмин итеп тору гына. Духовка кырыена сирәк басыла.

Гөлнара апа тормыш иптәше Фәргать абый турында да бары яхшы сүзләр генә әйтә. «Ул ял белмәде, эшләде дә эшләде. Мине бала табу йортыннан төшке ашка кайтышлый гына ала иде, дип шаяртам. Безнең, мөнәсәбәтләрне ачыклап, телләшеп утырырга вакыт булмады», – ди ул.

Ишле гаиләнең хуҗабикәсеннән бәхетле гаилә рецептын да сорыйбыз.

– Иремнең дә, минем дә уртак бурыч – балаларны кайгырту. Без шуның белән бергә 29 ел буе барабыз да инде. Без үзебез турында уйламагандыр да, – диде Гөлнара апа. – Бәби табарга җыенганнар мине искә алсын иде. Куркыныч түгел ул.

 

P.S. Гөлнара апага: «10 нчы, кем әйтмешли, «юбилейный» баланы алып кайтырга уйламыйсызмы соң?»дигән булабыз. Кәкре атып, туры тигезәбез әле, әй!

– Фәргать абыең белән әле берсендә шул хакта сөйләштек. Үкенече калган икән. Унынчысын да алып кайтасыбыз калган, диде. Анысы кыз булыр иде төсле, ди, – дип җаваплый әңгәмәдәшебез.

Үкенеч түгелдер бу, Гөлнара апа, Фәргать абый! Ул-кызлар сөендерер әле сезне. Оныклар сөясе бар бит! Өегездән бала тавышы өзелмәс, димәк. Алар исә, һичшиксез, әби-бабаларының матур дәвамы булыр.

 Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү