Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Уңыш җыю: яшьләр арасында грант проектларына йомгак ясадылар

Яшьләр өчен төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр һәрдаим оештырылып тора. Алар нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, нинди генә һөнәр сайламасын – үсеш өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Республикабызда яшьләр арасында грант проектлары һәм Идел буе федераль округы проектларына йомгак ясадылар. Һәрвакыттагыча, Татарстан алдынгы урыннарда!

Уңыш җыю: яшьләр арасында грант проектларына йомгак ясадылар

– Алар һәрберсе төрле. Кызыксынулары, кыйммәтләре, яшәү рәвеше дә төрле, шул сәбәпле проектлары да күп һәм төрле. Татарстан яшьләре республикада гына түгел, Россиядә дә зур уңышлары белән сөендерәләр, – ди Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов.

«ФормАРТ»

«ФормАРТ» иҗтимагый проекты Идел буе федераль округында 2020 елдан бирле үткәрелә. Урам сәнгате фестивале яшь рәссамнарга ярдәм итүгә һәм шәһәрне тагын да ямьләндерүгә юнәлдерелгән. Быел әлеге конкурста Чаллы егете Александр Попов «Гаилә традицияләре» рәсеме белән беренче урын яулаган. Җиңүчене тавыш бирү ысулы белән сайлап алалар. Александр 39 мең тавыш җыйган һәм 200 мең сум грант откан. Аның рәсемнәрен Чаллыда күпкатлы йортларның диварларында күрергә мөмкин. Бәйгедә истәлекле вакыйга да була: яшь рәссам сөйгәненә тәкъдим ясаган.

«МолоТ» («Молодежный труд»)

«МолоТ» – эшләүче яшьләрне үстерүгә юнәлдерелгән проект. Бу елны Татарстан әлеге бәйгедән 3 нче урын белән кайтты. Барлыгы Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән килгән командалар катнашкан. Бәйге спорт, иҗат һәм белем дәрәҗәсен тикшерү буенча 12 юнәлешне үз эченә ала. Катнашучылар җиңел атлетика, мини-футбол, йөгерү һ.б. этапларда көч сынашкан.

– Быел Татарстан әлеге проектка гаризалар саны буенча лидерлар рәтендә. Шунысы сөендерә: республикабызның эре предприятиеләрендә яшьләр белән эшләүгә игътибар арта. «КАМАЗ», «СИБУР», «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть» оешмалары шундыйлардан. Татарстан «Яшьләр һәм балалар» проектын гамәлгә ашыруда да алдынгы урыннарда. Мондый мөмкинлекләр өчен республикабыз җитәкчелегенә рәхмәт, – диде журналистлар белән очрашуда Владислав Усанов.

 «Я в Агро»

«Я в Агро» – бөтенроссия яшьләр проекты. Ул – авыл хуҗалыгы өлкәсендә уку-укыту, эш эзләү өчен булдырылган махсуслаштырылган цифрлы платформа. Проект Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, «Росмолодежь» һәм Россия яшьләр берлеге тарафыннан оештырыла. Ул яшьләрне авылда калдыруга, авыл җирлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Бәйге быел беренче тапкыр үткәрелгән, һәм Татарстан беренче җиңүче исеменә лаек булган.

Бәйгедә барлыгы 700 гә якын кеше катнашкан, финалда катнашучылар Россиянең 44 төбәгеннән җыелган. Конкурс 6 этаптан тора. Катнашучылар үз төбәгендәге агросәнәгать комплексларының эшчәнлеге белән таныштырганнар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә белемнәрен тикшергәннәр һәм спортта көч сынашканнар.

Татарстан командасы 6 районнан җыелган 10 кешедән тора. Иң яшь катнашучыларга – 17, өлкәненә 35 яшь. Татарстан барлыгы 30 млн сум акча откан. «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының башкарма директоры, «Я в Агро» проектының Татарстандагы җитәкчесе Александра Грахова белдерүенчә, әлеге сумма һәр райондагы билгеле бер авыл җирлекләрен төзекләндерүгә тотылачак.

«Росмолодёжь.Гранты» – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык («Росмолодежь») тарафыннан гамәлгә ашырыла торган социаль әһәмияткә ия дәүләт программасы. Әлеге программа кысасында күпсанлы проектлар гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта «Росмолодёжь.Гранты – 2 сезон» бәйгесенә гаризалар бирергә мөмкин.

Лиана Габбасова

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре