«ВТ» журналистлары балачакның бер көненә кайтып килде (ФОТОЛАР)

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Без барыбыз да балачак иленнән. Юкка гынамы һәрберебезнең күңелендә кадерле кешеләр, тансык тәмнәр, күренешләр саклана, ә кайбер вакыйгалар гомер буе онытылмый, бәлкем әле күпмедер дәрәҗәдә язмышка тәэсир дә итә торгандыр. «ВТ» журналистлары бәйрәм уңаеннан балачакның бер көненә кайтып килде. Нинди  булган ул көн һәм ничек истә калган? Әйдәгез, бергәләп истәлекләр белән танышыйк әле.

Илнар Хөснуллин:

– Әти, ә син кайсы балалар бакчасына йөрдең? Улыбыз Аязның бу соравына җавапны бик озак аңлатырга туры килде. Авылда үскән әтисенең бакчага йөрмәгәнен берничек тә кабул итә алмады шәһәр малае. Үземне белә башлаганнан бирле көненә берничә мәртәбә әйләнеп кайта торган өч төп урын бар иде минем. Берсе – түбән очтагы бабайлар йорты. Икенчесе – әни эшләгән ферма. Өченчесе – әти эшләгән машина-трактор паркы. Иң ерак сәяхәт – сыер савучы әнигә ияреп күршедәге бетеп баручы урыс авылы янындагы җәйге лагерьга бару. Истә калган вакыйга әнә шунда килеп чыкты. Миңа 6-7 яшьләр тирәсе. Сыер артыннан чабу туйдыргандыр, күрәсең, тракторга утырып йөрисе килә башлады. Әти шул авылның икенче ягында басу тырмалый. Кыскасы, бик ялынып сорагач, тәпиләп басуга юл тоттым. Ә шул арада болытлар куера башлады. Гөнаһ шомлыгына, мин барып җиткәнче, әти эшен бетереп авылга юл тоткан булып чыкты. Шулай итеп, берүзем басу уртасында басып калдым. Яшен яшьни, күк күкри, яңгыр коя. Бу вакыйга нәрсә белән беткән булыр иде – билгесез. Шул арада тау артыннан икенче трактор килеп чыгып, мәрхүм Гали абый белән авылга юл тоттык.     Әти мине трактор паркында күреп гаҗәпләнсә, әни өйгә кайтырга курыккан. “Кайтып керермен, ә син булмассың, дип курыктам”, – дип әле дә искә ала. Аязга бу вакыйганы сөйләгәч, соравы мондый булды: “Ә ник әби телефоннан шалтыратмаган?”

Зөһрә Садыйкова:

– Мин Башкортстанның Бакалы районы Урманай авылында туганмын. 3 яшьтә Азнакай районының Беренче Май авылына күченгәч тә, җәйне шушы авылда, әби-бабай янында үткәрә идем. Ык елгасында су коенулар, авылда яшәүче һәм кунакка кайткан башка дуслар белән көтү каршылаулар, борчак басуында урлашулар, тау итәгеннән җиләк җыюлар, Яшеллек мәйданында печән әйләндерүләр, ат арбасына утырып, әби белән бергә күрше авылга кунакка барулар, әбинең «подружка»ларына чәйгә йөрүләр… Эх, балачак дигәч, күңелгә иң элек менә шушы хатирәләр килде. Хәзер дә Урманай урманнары, рәхәтләнеп уйнап үскән урамнар, су буйлары төшләремә бик еш керә. Төшләремә генә түгел, күз алларымда да гел шул чаклар тора минем.

Әби, мәрхүмкәй, башка оныклары арасында мине аеруча нык ярата иде. Сандык төбеннән чыккан тәмнүшкәләр дә, матур киемнәр дә, аның белән кунакка йөрүләр дә миңа күбрәк эләкте. Әлеге фотосурәт тә әби белән бабай йортында, үзләре ашый торган өстәл каршындагы стенада эленеп торган зуур көзгегә кыстырылып куелган иде. Башта – бабай, аннан – әти, аннан соң әби бер-бер артлы мәрхүм булдылар. Алар белән бергә балачагым да китеп баргандыр инде минем…

Гөлгенә ШИҺАПОВА:

– Балачагымның күп вакыты әтиемнең әнисе Мәндүмә янында узды. Без аның белән кая гына йөрмәдек. Биштәрләп сәрдә үләне дә ташыдык, җиләк тә җыйдык, чикләвеккә дә бара идек. Әби беренче кар төшкәч, урам себерер өчен себеркегә йөри иде. Гадәттәгечә мине дә ияртте. Башлангычта укыган чагым дип хәтерлим. Ул себеркеләрне үзе җыйды. Без кайтырга чыктык. Авыл белән каенлык арасы бик ерак. Әнә шулчакта каршыга бер көтү бүреләр килеп чыкты. Әби сөйләшмәскә, бер урында катып торырга кушты. Мин балалыгым белән әллә ни курыкмадым да. Әби бичарамның шулчакта чәчләре агарган. Ул моны үләр алдыннан гына исенә төшерде. «Бүреләрне күргәч, синең өчен кайгырдым. Алар безне ашаган булыр иде, кызым. Гомеребез бетмәгәч, АллаһыТәгалә саклады», – дигән иде. Әле хәзер дә, бүреләр көтүе турында уйласам, каз тәннәре чыга.

Фәния Әхмәтҗанова: 

– Нәкъ шушы чагымда, ягъни өч яшемдә мин үлеп терелгәнмен. Үзем хәтерләмим инде. Әмма әти-әнинең дә, алты апа-абыемның да хәтерләренә шул дәрәҗәдә уелып калган ки, хәтта 60 ел үткәч тә вакыты-вакыты белән искә төшереп куялар әле. Ашарга филтәле керосинкада пешерә торган чак булган ул. Пешерү-төшерү эшләре чоландагы   өстәлдә көйләнгән, ә янәшәдәге урындык астындагы капкачлы чиләктә – керосин. Тустаганы да бар. Ни сәбәпледер, мин шуннан гөпелдәтеп керосин эчкәнмен, аннан аңымны җуеп баскычтан тәгәрәп төшкәнмен. Күпме ятканмындыр – беркем белми. Зәңгәрләнеп каткан идең, дип сөйлиләр. Ходайның рәхмәте, авылдагы шәфкать туташы Рәмзия апа коткарып калган мине. Ә майлы чиләк никтер шул урында калды. Газ плитәсе куелганчы, ул вакытта мин мәктәптә укый идем инде, кузгатмадылар аны. Аннан соң гына нәүрәп өстенә чыгардылар. Бер авызы пешкәч, якын да килмәс дип уйлаганнардыр, күрәсең.

Зөлфия Хәлиуллина:

– Бала чактан ерагайган саен үзеңнең шуклыкларынонытыла да, гел  әниле кадерле минутлар гына искә төшә икән. Гади кебек кенә тоелган куренешләрнең дә бәясе нык  арта. Безнең әнинең төп тәрбия чарасы чиксез ярату иде. Мин аның орышканын гомумән хәтерләмим.  Бәлки сәбәп тә тудырмаганбыздыр. Әни еш авыру сәбәпле, без – биш баланың һәркайсы әнине мөмкин хәтле борчымаска тырышып үстек.  Шуклыкдияргә яраса, бер истәлек күңелдә яңарды. Без беренче сыйныфны бетергән елны  авылның түбән очында яшәүче классташыбызның өйләре янды. Аларның күршесендә яшәүче икенче классташым бу афәттән качып, авылның икенче очына юл алган,  мине дә үзе белән ияртте. Безнең авыл 3 чакрымга сузылган, борылып карыйбыз да, төтен һаман күренә, дип юлыбызны дәвам итәбез. Исәп күрше мари авылына барып качарга иде. Инде авылны чыгып китәбез генә  дигәндә, беренче сыйныф укытучыбыз  Суфия апа юлыбызга каршы төшеп, үзенә кунакка чакырды.  Шул тиклем  сизгер күңелле тәҗрибәле укытучы булган, ул безгә бармагыз да димәде, бары тик «зур юлаучы»ларга ял итеп, чәй эчеп чыгарга тәкъдим итте. Без чәйләгән арада янгын да беткән иде. Ул арада безне әниләр дә эзләп таптылар.

Гөлинә Гыймадова:

– Без сыйныфта – 14 бала, ундүртебез ундүрт төрле, ундүрт холыклы идек. Өч авылдан җыелган бу балалар башта үзара бик дус та, тату да булмадылар. Ничә ел үткәч, бәләкәй генә серне ачам. Бу юлларны язучы отличник кыз, малайлар белән күбрәк дуслаша, кайсыларын сумка белән тукмарга да күп сорамый иде. Ә берзаман бер малайга дип очып барган сумка тәрәзәне киеп чыгып китте. Сыйныфташлар ватык тәрәзә ярыгыннан сумканы алып бирделәр дә, миңа тыгылмаска кушып, берни булмагандай дәрескә әзерләнделәр. Укытучыбыз Гөлнирә апа бөтенебезне пешекләде, биш малай минем «гөнаһ»ны үз өстенә алды. Шулай итеп, мәктәп биографиям чиста калды. Мин бу гамәлне үз гомеремдә дә онытмаячакмын. Биш малайның бишесе дә тормышны шулкадәр яхшы аңлый, үтә нечкә юморлы кешеләр булдылар. Тәрәзә кыйссасын очрашкан саен искә алып көлешәбез хәзер.

Ә ул көнне төштән соң без фотога төштек…

 

Гөлнара Зиннәтуллина:

rpt

– Безнең күршедә бик чибәр кыз белән егет – Земфира апа белән Рәүф абый яши иде. Аларның капка төбендә чөкердәш еп сөйләшеп утыруларына, шаярышуларына сокланып карый идем. Югары сыйныфта укучы бу ике күрше арасында миңа мәхәббәт тә бар төсле тоелды. Әмма буй җиткән Рәүф абый 5 яшьлек миңа да ошый бит! Земфира апа кебек чәчләрне ике толым итеп үрдереп, матур алкалар тагып йөри башладым. Берсендә болар шулай шаярышып сөйләшеп утырганда мине чакырып алдылар. Рәүф абый сораштыра, мин җавап бирәм. Бер мәлне кинәт кенә: «Карале, нигә син «челка»кистермисең ул? Менә Земфира апаң шуңа матур, аны шуңа яратам», – ди бу!  Өйгә очып та кердем, кулга эләккән беренче кайчыны алып, маңгай турындагы чәчләремне төбеннән кисеп тә аттым! Земфира апаныкы төсле булмады, тик бу яңа «һөнәр» ошап китте бит миңа!  Янымда бөтерелеп йөргән, миннән яшь ярымга кечерәк энекәшнең дә башына «баскыч»лар ясап куйдым. Әни кайтты. Рәхәтләнеп көлде, ачуланмады. Матур булганбыздыр инде. Ә мин теге «антенна»лар белән җәй буе йөрдем. Шуннан соң «мәхәббәт» хакына алай чәчкә ябышканым булмады үзе.

Гөлсинә Хәбибуллина:

Дүртенче сыйныфны тәмамлаган ел. Июнь башында сыер көтүе туры килде. Авылның икенче очында көтәсе. Көн бик матур, маллар тук. Рәхәт. Янәшәдәге фермада эшләгән әни килә-кайта йөри. Төш вакытында бөтен киемнәрне авылга кайтарып җибәрдек.Төштән соң авыл ягыннан кап-кара болыт чыкты. Аны күрүгә, әни фермадан  йөгереп килде. Ул арада давыл кубып, бармак башы кадәр бозлар буранлап ява башлады. Әни апага: «Баланы сакла!» – диде дә бозга чыдый алмый чабышкан сыерларны дугайга борырга йөгерде. Кулыбызда калган бердәнбер полиэтиленны бөркәнеп утырсак та, эре боздан ул шул арада теткәләнеп бетте. Әни миңа үзенең кофтасын салып биргән иде, ә апаның беләкләре ялангач. Ул авыртуга түзә алмый кычкырып куйгач, әни коеп яуган боз астына чыкты да арттан икебезне кочагына алды. Давыл туктагач, мине  кайтарып җибәрделәр. Шуннан соң әллә куркудан, әллә туңудан бик нык калтыранып авырган әни. Өйдәге апа алып килгән коры киемнәргә төреп, көчкә тынычландырганнар. Ул чакта «Әнкәй безне Сөннән алып каткан» җырының чыккан гына чагы иде. Өйгә кайткач, төренеп яткан килеш шул җырны җырлаганым, «әнине беркайчан ташламам» дип ант иткәнем хәтердә…

Чулпан Гарифуллина:

–  Балачакта артык тәртипле булганмын, ахрысы, мин. Хәер, ошбу сурәткә караганда, бер дә алай әйтеп булмый бит. Май урлап ашаган песине хәтерләтәм. Хәзер дә шундый: үземнекенә ирешсәм, шушындыйрак иттереп карыйм. Шуны төгәл хәтерлим: махсус рәвештә абыемны әти-әнидән әрләттерә идем. Төпчек бит, һәр сүзем – закон. «Абый болай итте, абый тегеләй итте» дип дөреслек катыш ялганлауларым аркасында күпме сүз ишетте инде минем кадерле абыем. Ничек түзгәндер! Хәер, бераз үсә төшкәч, бүлмә чатлыгына бастыргалый башлады ул мине. Шуклыкларым өчен. Үч алуы шул булгандыр, йә?!

 

Лилия Гыймазова:

– 2004 ел булган ул. Минем ике яшьлек чагым. Балалар бакчасына йөри идем. Әниләр көненә багышланган концертта катнаштырганнар. «Әпипә»нең беренче куплетын булса да беләсез бит инде? Мин менә шуны гына белгәнмен һәм шул дүрт юлны бер чыкканда 11 тапкыр җырлап кергәнмен. Тәрбиячебез чыгып алмаса, керер идемме икән, ай-яй. Аннары олы апалар артыннан биергә дә чыккалаганмын әле. Һинд бию көенә дә, татар халык җырларына да үземчә басканмын. Халык, ий, яраткан мине. Әни сөйли боларын. Ярый әле шул мизгелләрне төшереп калганнар: хәзер карыйм да көләм, шуклыгыма шаккатам.


Фикер өстәү