Владимир Путин гаиләләргә ярдәм итү программасын киңәйтергә чакырды

Россия Президенты Владимир Путин төбәкләр хакимиятләрен гаиләләргә ярдәм итү программасын киңәйтергә чакырды. «Балалы гаиләләргә булышу һәм баланы лаеклы тәрбияләүгә  шартлар тудыру, һичшиксез, сәясәтебезнең өстенлекле юнәлеше булып тора», – дип белдерде Президент «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән гаиләләр белән очрашуда.

Ул шулай ук Хөкүмәт алдына гаиләләргә ярдәм итү системасын иң югары дәрәҗәдә аңлаешлы, нәтиҗәле, эзлекле, бөтен итү бурычы куелуын искә төшергән.

Апрель азагында Президент балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга ярдәм итү чаралары турында законга кул куйды. 7 яшькә кадәрге сабый чирләп киткән очракта, барлык ата-аналарга «больничный» 1 сентябрьдән хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнелә. 8–16 яшькә кадәрге балаларын ялгыз тәрбияләүче аз керемле әниләр яки әтиләргә 1 июльдән төбәктә балалар өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә айлык түләүләр билгеләнелә.


Фикер өстәү