28 ноябрьдән рейслар атнага дүрт тапкыр башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.
«Казаннан Ташкентка очышлар сишәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә планлаштырылган. Ташкенттан Казанга кайту рейслары дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак», – диелә хәбәрдә.
Россия авиакомпаниясе Үзбәкстанга маршрутлар челтәрен киңәйтүен дәвам итә. 25 ноябрьдә Казаннан Фирганәгә дә рейс ачылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез