Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ», «Казан утлары» журналы

Мөдәррис Әгъләмов: шәхес һәм шагыйрь

Уйлана торгач, шул ачыкланды: Мөдәррис Әгъләм исемле каләмдәшебезне кеше һәм шәхес буларак җитәрлек белмәгәнмен икән. Дөрес, ул – минем замандашым, бер Язучылар берлегендә кайнаштык, хәтта Аккош күлендәге иҗат йортында күпмедер вакыт бер түбә астында торып алырга да туры килде.

Мөдәррис  Әгъләмов: шәхес һәм шагыйрь

Әсәрләрен дә белмим түгел. Шулай да, кешене әйбәт белү өчен, халык әйтмешли, аның белән бер пот тоз ашарга кирәктер. Ягъни күп аралашырга, төрле четерекле хәл-әхвәлләрдә булырга, иркенләп, ачыктан-ачык әңгәмәләр корырга. Ә миңа аның белән ул кадәр үк якын булырга туры килмәде. Шулай да кайбер кызыклы гына очрашуларыбыз да булгалаган икән.

Бервакыт мин педагогия институтына Рәзил Вәлиевне очрашуга чакырдым. Ул ризалык бирде һәм әйтте:

 – Минем янда Мөдәррис әкә дә утыра әле. Телефонны аңа бирәм.

Телефонда Мөдәррис тавышы ишетелде.

 – Фоат абый, мине дә чакырмыйсыңмыни?

 – Бик рәхәтләнеп чакырам, бергәләп килегез.

Билгеләнгән вакытка Мөдәррис килде, әмма Рәзил юк та юк. Бераз көттек тә очрашуны башлап җибәрдек. Рәзилнең эшләре башыннан ашкан, күрәсең, мөһим мәшәкатьләре килеп чыккандыр.

Мин кереш сүз әйттем дә сүзне Мөдәррискә бирдем.

 – Мондый очрашуларда гадәттә үзең турында сөйләргә кирәк, – дип башлады ул сүзен. – Мин үзем турында сөйли белмим. Менә шигырьләр укыйм. Мин тулысы белән шигырьләремдә.

Һәм ул сөйләп китте. Юк, укымый, сөйли дә сөйли. Шигырьләре берсеннән-берсе мавыктыргыч, студентлар рәхәтләнеп тыңлыйлар, кул чабалар. Үзе турында сөйләгәннән дә кызыклы булды, диешәләр. 

Икенче бер хатирәм дә кызыклы, дип уйлыйм. Габдулла Тукай музееннан чыктым да сигезенче санлы трамвайга утырдым. Ленин бакчасына кадәр барам да шуннан Максим Горький урамына күтәреләм, дип ниятләдем. Радиода эшләрем бар иде.  Камал театры тукталышында вагонга Мөдәррис килеп керде. Мине күреп алгач, янымдагы буш урынга килеп утырды. Йөзендә, күзләрендә ниндидер рухлану, хәтта дулкынлану күрдем.

 – Ярый әле, син очрадың. Әле бүген иҗат бәхете хисләрен кичерәм. Сәбәбе дә зур, иртән «Тукайга хатлар» исемле поэмамны язып бетердем. Әле менә трамвайга кергәндә, әдәбиятның кадерен белә торган берәр кеше очрамый калмас әле, дип уйлаган идем. Дөрес сизенгәнмен. Сиңа укып күрсәтим әле. Һәм ул минем колагыма гына укый да башлады. Әмма тора-бара, урыныннан ук торып, кычкырып укуга күчте. Тавышы тавыш кынамы, бөтен вагонга яңгырый.

Мин баштарак хәтта уңайсызлык та сизгән идем, әмма пассажирларның да аны кызыксынып тыңлауларын күреп, тынычлана төштем. Игътибарым аның укуына тупланды. «Кольцо»ны да үтеп киттек, «Ленин бакчасы»н да... Мөдәрриснең укуын бүлеп, төшеп калсам, бу аңа карата ихтирамсызлык булыр иде. Шулай итеп, аның укуын тыңлый-тыңлый,  Горький паркына кадәр килеп җителгән. Мин генә түгел, кайбер башка кешеләр дә үз тукталышларын узып киткәннәр икән. Укып бетереп, нокта интонациясен куйгач, Мөдәррис тирә-ягына күз салды һәм:

 – Кара әле, без кирәкле тукталышны узып киткәнбез икән бит! – дип, минем белән каршы якка бара торган трамвайга күчеп утырды. Радиокомитет бинасына  без икәү бергә килеп кердек.

Менә бу эпизодлар аны беренче чиратта иҗатчы һәм беркадәр кеше буларак күрергә мөмкинлек бирә. Ул – иң беренче нәүбәттә шагыйрь, иҗатка бирелгән, шигъриятне илаһи бер шөгыль дип караучы шәхес. Аның үз тормышын оештыруга җиңелчә каравы, иртәгәсен кайгыртмавы, бүгенге хәле белән килешеп яшәүче булуы да шуннан килә иде.

Әйткәнемчә, без аның белән берничә ел җәйге айларда күршеләр дә булып тордык. Шулай булгач, аны күпмедер гадәти хәлләрдә дә күрергә туры килде. Ул гөмбә җыю, аны эшкәртү остасы иде. Без үзебез гөмбәнең рәтен бик белеп бетерми идек. Ә инде Мөдәррис җыйганы, ул тозлаганы, ул эшкәрткәне булса, андый гөмбәне гарантияле дип ышанырга була иде. Бакчадан киткән чакта ул үзенең гөмбә эшкәртә торган бер тимер кисмәген безгә калдырган иде, аны һаман да Мөдәрриснеке дип искә алып сөйләшәбез.

Язучылар берлегендә рәис булып эшләгәндә, Мөдәррис Әгъләмов эш бүлмәмдә нибары ике тапкыр булды. Бүтән барлык вак-төяк эшләрне бакчада аралашканда хәл итә торган идек. Дөресен әйткәндә, беренчесендә Галимҗан Гыйльманов белән аны үзебез чакырып китердек. Бу болай булды.

Мөдәррис утыз елга якын язучыларның «Аккош күле» тирәсендәге иҗат йортында яшәде. Бер катлы гап-гади фин йортының бер ягы аның карамагында иде. Туксанынчы елларга ул инде нык искергән булган. 1998 елның кышы бик карлы булды, бу йортның нәкъ Мөдәррис яши торган ягындагы түбәсе кар басып җимерелде. Болай да искергән торак бөтенләй яраксызга әйләнде. Бу хәлгә аны белгән кешеләр аһ-ваһ килде. Бер Мөдәрриснең генә исе китмәде кебек. Һәрхәлдә ул үзен шулай тотты. Һаман да шаян-шук, җор телле булып йөрүен дәвам иттерде. Без аның бу хәленә битараф кала алмадык. Сөйләшергә-киңәшергә дип, аны чакырып алдык.

Яңа гасыр башында бушлай фатир бирүләр беткән иде инде (социализмга 1991 елда җеназа укылды). Шулай да җитәкчеләребезнең шәфкатьле булырына өметләнеп, Мөдәррискә фатир сорап гариза язарга тәкъдим иттек. Ул, безне гаҗәпләндереп, гариза язудан баш тартты. Икенче көнне тагын чакырып сөйләшергә булдык. Үзе дә нык кына уйланган булса кирәк, бу юлы үзе килде, алдына куелган кәгазьгә карап озак кына утырды да аннан тиз-тиз генә сырлап, безгә таба шудырып куйды.  Җитез генә чыгып ук китте.

Гариза шактый сәер итеп язылса да, аңа өстәмә рәвештә Мөдәрриснең хәлен бәян итеп, талантлы шагыйребезгә яшәү һәм иҗат итү өчен кешечә шартлар кирәклеген аңлатып, бер бүлмәле булса да фатир бирүләрен үтенеп, республикабыз җитәкчелегенә үзебез хат яздык, аны, Мөдәрриснең шушы гаризасына теркәп, Премьер-министр Рөстәм Миңнехановка алып бардым. Ходай рәхмәте, ул мәсьәләне уңай хәл итте. Нәтиҗәдә Мөдәррис Серов урамында бик әйбәт фатирлы булды. Сөенечен уртаклашып, матбугатта шигырь дә бастырды. Гомеренең соңгы елларын әйбәт шартларда үткәрүенә барыбыз да сөендек.

Икенче тапкыр ул 2005 елның октябрендә туган көне алдыннан үзе килде. Нигә шулай төгәл хәтердә калды? Ул  керде дә, аңа хас булганча, кызу-кызу атлап килеп, өстәлемә бер төргәк куйды.

 – Шушы арада минем туган көнем, шул уңай белән бүләкләр таратып йөрим әле.

Аңа 59 яшь тулып килә икән. Мин аны якынлашып килүче бәйрәме белән котладым, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар теләдем. Бүләге өчен рәхмәт әйттем.

 – Сезгә монда килүчеләр күптер. Шуларның шигърият кадерен белүчеләренә бирерсез.

Мөдәррис, кергәндәге кебек, тиз-тиз атлап китеп тә барды.

Төргәкне сүтеп караган идем, анда Әгъләмовның 2001 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Кан тамырын кистем» дигән китабы икән. Ун данә. Берсенә автограф та язган. «Фоат Галимуллинга – замандашка, каләм көчен тоеп озак яшәвен теләп».

Инде дөньяга чыгуына дүрт ел вакыт узган булса да, әле бу китапны кулыма алганым юк иде. Ничектер, туры килмәде. Һәм аны җентекләп карап чыктым. 655 битлек калып китап. Шигырь китаплары гадәттә җыйнаграк була. Моның исә күләмле булуы да игътибарны җәлеп итә. Таныша торгач, шуңа игътибар иттем: җыентык шагыйрьнең иҗатын вакыт җәһәтеннән бик киң иңләгән. Анда 1963–2001 еллар арасындагы, ягъни 38 ел эчендә иҗат ителгән әсәрләр тупланган. Тагын да дөресрәге, аның бер елдан соң буласы 60 яшенә үзенә күрә бер йомгаклау китабы булып тора дип тә әйтергә мөмкин.

Китапның исеме сикәнеп куярга мәҗбүр итте – «Кан тамырын кистем»! Әмма уйлана торгач, әлеге метафораның мәгънәсе ачыклана төшә.

«Кан җибәргәч, җиңел була, энем», –

Табиб шулай акыл сатып ята.

Мин, ышанып, кан тамырын кистем,

Исем китте... –

                              Шигырь агып ята.

Ягъни шигырь аның канында, җанында, аны яшәтүче көч тә канда, җанда. Җан барында шигырьнең тууы табигый. Икенче бер шигырьдәге  строфаны укыгач, моңа шундый мәгънә салынганлыгы тагын да ачык сиздерә.

Әйтсеннәр: тынмаган

Ул нинди җан икән?

Шигырьләр сыктым мин,

Көн саен, көн саен.

Игътибар итегез:  шигырь белән канның параллельлеге  турыдан-туры белдерелә. Кан тамырының киресе – шигырь, ягъни шигырьне сыккач, аның канга әверелүен аңлыйбыз. Ә инде «Тукайга» шигырендә шагыйрь үзе дә халыкның үзәге, кан тамыры икәнлеге аңлашыла. 

Еллар күк авыр булсаң да,

Толлар күк сабыр икәнсең.

Туган халкым имән булса,

Син аңа тамыр икәнсең.

Китапта шигырьләр һәм балладалар жанрлар буенча да түгел, тематика буенча да түгел, хронологик тәртиптә урнаштырылганнар. Ягъни 1963 елдан алып 2001 елның гыйнвар аена кадәр. Аннан соңгы 5 ел гомерендә дә ул язмый тормагандыр, алары җыеп бастырылмады кебек. 2006 елның 26 октябрендә ул инде вафат булды. «Татарстан яшьләре» газетасы  журналисты Флера Низамова вафаты алдыннан аннан интервью алган икән. Аның бер соравы болай:

 – Мөдәррис ага, бүгенге көндә иң зур теләгегез нәрсә?

 – Алтмыш бер яшькә җитү, – дип җавап биргән Мөдәррис.

Бу сүзләр Татарстан радиосы дулкыннарында яңгырады.

Әлеге җавапны ишеткәч, тирән сулыш алып, үз-үземә әйтеп куйганымны сизми дә калдым:

 – Әйе, гомер беткәч, ләүхелмәхфүздә билгеләнгәннән артыгын яшәп булмый икән шул.

Үзенең халык белән соңгы очрашуында, вафатына берничә генә ай калгач, милли-мәдәни үзәктә алтмыш яшенә багышланган кичәдә укыган «Китә алмыйм» шигыре анда булган милләттәшләребез күңелендә гомер буена җуелмаслык булып уелып калды сыман. Һәрхәлдә минем үземә ул шундый тәэсир ясады.

Бездән соңгы буын кемчә сөйләр?

Яңгырармы анда безнең көйләр?

Кабатланачакмы шушы кичтә

Без ант эчкән затлы бу тәгъбирләр?

Безнең дәвам шулай яначакмы?

Арып-талып уйга калачакмы? 

Китә алмам, дөнья  «Юк!» – дисә,

Китә алмыйм шуны белмичә.

 

Илләр бәхетенә җиткән хәтле

Саклармы җир затлы хакыйкатьне,

Ялган матурлыкка төрмичә? –

Китә алмыйм шуны белмичә.

Меңләп сорау, меңләп уй кичә...

 

...Киләчәккә бара алмый кеше,

Бара алмый шуны белмичә.

Утыз яшендә язылган бу шигыре гомеренең ахырында, урынлы гына түгел, бәлки набат булып яңгырады.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН,

филология фәннәре докторы,

КФУның атказанган профессоры

          

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре