Бакчачы блогер  Рәмзия  Әхмәдуллина: «Туфрагы да, орлыгы да мөһим»

Мәшәкатьле дә, күңелле дә бакча сезоны җитә. Эшне нәрсәдән башларга соң? Орлык, туфрак сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә? Иң беренче нәрсәне утыртырга? Укучыларыбызны борчыган сорауларга җавап табарга бакчачы блогер  Рәмзия  Әхмәдуллина ярдәм итте.

– Рәмзия ханым, орлык хәстәрен күрер вакыт, аны сатып алсаң яхшыракмы, әллә әзерләвең хәерлерәкме? Сатып алганда кайдан алсаң, яхшырак?

– Мин орлыкны гел бер җирдән генә алам дип әйтә алмыйм. Махсус кибетләрдән дә, үзем сынаган сортларны базардан да сатып алам. Үзем әзерләгәннәре дә бар. Орлыкларны базар янындагы махсус кибетләрдә берничә кеше бергә җыелып, ташламалы бәядән дә алырга була. Орлык сайлаганда кабындагы рәсеменә кызыгып алучылар да була. Аның гадәти каптагысыннан бер аермасы да юк, орлык саны да, тишелеше дә бер үк, тик кабы өчен артыграк кына түлисең.

– Сатудагы итләч татлы борычларның орлыгын алып утыртсаң, үсәме?

– Үсә. Тик алар соң өлгерә, шунлыктан аларны иртә утыртырга кирәк. Мин дә аларны ел саен утыртам. Көндәлегемдә 26 гыйнварда утыртырга дип теркәп куйганмын, димәк вакыт җиткән. Ачы борычны да, татлысын да хәзер утырту яхшы. Әлбәттә, җылы теплица тотучылар иртәрәк тә чәчә ала. Февральдә чәчсәң, орлыгы алынган кибет борычлары сентябрьдә генә өлгерә. Орлыкны киптереп тормый гына чи килеш утыртканда ул тизрәк тә тишелә.

– Орлыкларны ничек эшкәртеп утыртырга? Аның ашламалымы икәнлеген кайдан белергә?

– Ашлама белән эшкәртелгән кибет орлыкларының төсе табигый булмый, аны шуннан аерып була. Ә эшкәртелмәгән яки үзең әзерләгән орлыкны эшкәртми утыртырга киңәш итмәс идем. Чөнки авыру, корткыч һәм бактерияләрдән саклау хәстәрен алдан күрергә кирәк. Орлыкны утыртыр алдыннан ярты сәгать чамасы водород перекисе яки сыек марганцовка эремәсендә тотарга кирәк. Аннары чиста су белән чайкап алабыз да утыртабыз.

– Әрәм булмасын дип, тишелгән кәлшәләрнең барысын да утырту кирәкме?

– Тишелгәннән соң аларның иң матур, иң көчле һәм сәламәтләрен генә күчерү өчен сайларга кирәк. Чөнки ул –  безнең ел буе кулланасы ризыгыбыз, яхшының уңышы да мул була.

– Кабында F1 дип язылган гибридлар өлгергәннән соң, орлык алырга ярамый, диләр.

– Гибридлардан орлык алырга була, ул чәчәк тә атачак, җимеш тә бирәчәк, тик сез теләгән нәтиҗәне генә бирмәячәк. Чөнки аның уңышы күпкә начар булачак.

– Чәчү өчен туфрак сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

– Яшелчәләрнең уңышы орлыктан гына тормый. Ашлама әсәре булмаган туфрактан мул уңыш алып булмый. Мин үзем торфлы арзанлы  туфракка «Живая земля» кушып утыртам. Бик уңдырышлы, минералларга бай булса да, «Живая земля» җиңел булганлыктан, анда дым бик тиз бетә. Шунлыктан ике туфракны кушу – иң яхшысы. Орлык чәчү өчен тагын урман туфрагы, кычыткан үскән урындагы туфрак яхшы.

– Туфракны, орлык чәчкәнче зарарсызландыру өчен, мичкә дә тыгып куйгалыйлар. Алай итү чыннан да файдалымы?

– Корткычлардан, аларның личинкаларыннан котылу өчен иң кулай ысул. Шулай ук кайнап чыккан су белән эшкәртүчеләр дә бар. Мичкә тыгу туфракны корткычлардан гына түгел, файдалы минераллардан да арындырып, аны ярлыландыра. Шуңа күрә андый туфракка чәчкәндә аны даими тукландырып торырга кирәк. Андый туфрак исә авыр була, шуңа күрә аны да «Живая земля» белән буташтырып утыртырга кирәк.

– Кибет туфрагының яраклылык вакыты буламы?

– Әлбәттә, аны сатып алганда әзерләнү вакытын карап алсагыз яхшы. Чөнки әллә ничә ел ятып сөрсегән балчыкка караганда яңасы үсемлекләр өчен файдалырак булачак.

– Туфрак составын яхшырта торган препаратлар куллану кирәкме?

– Үзем «Вермикулит» белән «Перлит» кулланам. Алар туфракны кислород белән баету һәм дым саклау өчен ярдәм итә. Ә корткычлардан арындыру өчен, туфракны «Фитоспорин» белән эшкәртергә була. Гадәттә, аны кибетнекенә түгел, ә үзең әзерләгән туфракка сибәләр.

– Фитолампа куллану кирәкме?

– Булса бик әйбәт! Тик аны дөрес кулланырга кирәк. Фитолампа үсентедән 15–20 см биеклектә булырга тиеш. Аннан биегрәк булса, аның бер файдасы да юк, ул бары яктылык чыганагы гына булып тора.


Фикер өстәү